Патриотик тәрбия үзәге буларак мәктәп музейлары зур эш башкаралар. Соңгы елларда, заман шаукымына ияреп, игътибарыбыз башкага юнәлгән булса да, бүгенгебез үткән тарихыбызга күзләрне зуррак ачып карарга мәҗбүр итте.
Мәктәпләр гомер буе башкаларга өлге булып торды. Алар кыйблага тугры калырга тырышкан бердәнбер урын.
Сөләй мәктәбендә илебезнең данлы үткәненә олы хөрмәт бервакытта да кимемәде. Мәктәптә урнашкан музейда һәр экспонатның үз тарихы бар һәм алар балаларыбыз, әбиләребез үткән авыр елларның, авыр юлларның хатирәләрен саклыйлар. Бүгенге вәзгыятьтә мондый музейларның эшен киңрәк җәелдерү бик мөһим.
Сөләй урта гомуми белем бирү мәктәбендә тере тарих йөрәге тибә. Биредә, уңайлы һәм якты бүлмәдә, туган як тарихын өйрәнү музее урнашкан. Ул буыннар хәтерен саклаучы булып тора. Музейда Бөек Ватан сугышына багышланган экспозиция бар. Нәкъ менә монда укучыларда Ватанга мәхәббәт һәм ата-бабаларыбызның батырлыгына хөрмәт тәрбияләүдә зур роль уйнаучы иң кыйммәтле истәлекләр тупланган.

Монда һәркем герой,
һәр экспонат кадерле
Экспозициядә үзәк урынны авылдашыбызга – Советлар Союзы Герое Мотыйк Әхмәтҗан улы Әхмәдуллинга багышланган стенд алып тора. 1985 елда аның улы, Марат Мотыйк улы Әхмәдуллин, мәктәпкә әтисенең шәхси әйберләрен бүләк итә. Бу экспонатлар балаларга героебызның язмышына якыннан кагылырга, тарихка башка күзлектән карарга этәрәләр.
Шәхси көндәлеге солдатның эчке дөньясына күз салырга, сугышны аның күзләре белән күрергә, ул өйдән еракта булганда кәгазьгә ышанып тапшырган уйлары һәм кичерешләре турында укырга мөмкинлек бирә торган уникаль документ булып тора. Хәрби билет, хезмәт һәм орден кенәгәләре геройның сугышчан юлын, аның безнең арада гади тормыш белән яшәвен, тыйнаклыгын һәм абруен саклап калуын күрсәтә.

- Мотыйк Әхмәдуллинның үз кулы белән язылган автобиографиясе һәр укучы өчен үткән һәм бүгенге көн арасында күпер булып тора.
Шулай ук монда 1975 елның 9 гыйнварыннан СССР Югары Советы Президиумына бүләкләр тапшыру турындагы Акт та урын алган. Ул шул чордагы дәүләт регалияләрен катгый исәпкә алуны чагылдырган сирәк тарихи документ булып тора. Мотыйк Әхмәдуллинның шәхси альбомында сакланган фотосурәтләр дә игътибарга лаек.
Уникаль экспонатлар
Бөек Ватан сугышына багышланган экспозициядә авылдашларыбыздан бүләк итеп алынган башка уникаль экспонатлар да бар. Фронттан Ибәтулла Сафиуллин алып кайткан «Барысы да Германия өчен» дип язылган немец хәнҗәре (Нурулла Сафиуллин бүләге, 2000 ел). Аның янында-немец канистрасы. Бу трофейлар җиңелгән дошманның һәм совет сугышчысының рух көче турында кырыс искәртү булып тора.

Өмәмә Нәфыйкованың Кызыл Армия сугышчысына бүләк итеп биргән куе кызыл төстәге чигелгән кулъяулыгы да урын алган монда. Бу нәфис кул эше солдатларны салкын окопларда җылыткан, Кулъяулыкта туган йорт җылысы һәм мәхәббәт сакланган.
Ветеран Нуриман Ризвановның 1943 елгы артиллерия дәфтәре, 1945 елның маенда Дрезден һәм Праганы алганы өчен кызыл армияче Бәкер Хәйдәровка бирелгән Сталинның Рәхмәт хаты – якташларыбызның сугышның үзәгендә булуларын дәлилләүче язмалар һәм документлар алар.
Кызыл армияче Миннехуҗа Габидуллинның «Ленинград оборонасы өчен» медале-сугышның иң фаҗигале һәм каһарман битләренең берсендә блокадалы шәһәрне коткаруда катнашуын раслый торган документ булып тора.
Һәр экспонатның үз тарихы
Гомумән, Бөек Ватан сугышына багышланган экспозициядә урнашкан һәр экспонатның, һәр документның, язманың үз тарихы бар. Мәктәптә укучыларга белем һәм тәрбия бирүдә алар бик көчле чара, кулланма булып торалар. Туган якның тарихын өйрәнү музее җитәкчесе Гатауллина Гөлнара Әнвәр кызы белән берлектә экскурсияләрне монда еш кына укучылар үзләре-музей советы әгъзалары үткәрә. Алар яшьтәшләренә авылдашларының ничек итеп мәктәп партасыннан туры фронтка китүләре, хатын-кызлар һәм үсмерләрнең станоклар һәм сука артына басып, ир-атларны алмаштырулары турында сөйләгәндә, тарихны йөрәкләре аша кичерә.
Бу экспозицияләрнең максаты – тарихи хәтерне саклау. Укучылар каты бәрелешләр турында гына түгел, ә бер авыл мисалында Җиңү бәясен дә белә: ничә гаилә кара кәгазь алган, кем яраланып кайткан, кемнең исеме авыл обелискына уелган.
Туган илне якларга киткән һәм кире кайтмаган яшьтәшеңнең уңган фотосурәтен үз күзләрең белән күрү, аның соңгы хатын уку – бу эмоциональ тәҗрибә тарих дәреслегендәге теләсә кайсы параграфтан көчлерәк.
Балалар сораулар бирә, бабалары һәм әбиләре турындагы истәлекләр белән уртаклаша. Музейга яңа гаиләләр әле дә ядкәрләрен китерә. Шулай итеп экспозиция даими тулыланып, тере һәм актуаль булып кала. Әйе, музей мөһим тәрбия функциясен башкара. Ул үсеп килүче буында патриотик рух, ата-бабаларга карата рәхмәт һәм хөрмәт хисләре тәрбияли, рухи-әхлакый кыйммәтләрне һәм буыннар дәвамлылыгын формалаштыра. Гөлмирә Гәрәева, Сөләй урта мәктәбе укытучысы