Үткән белән киләчәк очрашуы
Мәдәният. Сәнгать

Үткән белән киләчәк очрашуы

Музейдагы экспонатлар үткәнне генә түгел, инде бүгенгене сөйләүче истәлеккә әверелделәр

Сугыш чоры экспонатлары, фидакарь хезмәт ияләренең, сугыш каһарманнарының истәлекләре үсеп килүче буында патриотизм хисләрен ныгытуда зур роль уйный. Музейларда, мәктәпләрдә, яшүсмерләр клубларында үткәрелгән очрашулар исә чын мәгънәсендә яшьләргә тәрбия бирүдә әһәмиятле чаралар булып тора.

«Луч» яшүсмерләр клубында «Заря», «Электрон» һәм «Метеор» клублары белән берлектә «Безнең заман геройлары» дигән патриотик чара узды. Анда махсус хәрби операция ветераны, «Хәрби туганлык» оешмасы вәкиле Евгений Алексеев катнашты.

Мәктәптә ветераннар белән очрашу. Юрий Максимов фотосы

Очрашуны Әлмәт муниципаль районы ветераннар советы оештырды. Хөрмәтле кунаклар арасында тыл хезмәтчәне Василий Корсаков, махсус хәрби операциядә катнашучылар - Артем Ванюков һәм хәрби комиссариат майоры Олег Иванов та бар иделәр. Ветераннар яшьләр белән шәхси хезмәт тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, хәрби туганлык һәм иң катлаулы ситуацияләрдә ярдәм итү очрак-лары һәм үзләре алып килгән экспонатлар тарихы турында сөйләделәр.

«МегаСети» һәм «Үзе-безнекеләр өчен» штаблары интерактив күргәзмәләр дә тәкъдим иттеләр. Анда маскировка челтәрләре, исән калу беләзекләре, дроннар һәм пилотсыз очкычлар урнаштырылган иде.

Мәктәптә ветераннар белән очрашу. Юрий Максимов фотосы

Балалар сугышчыларга хатлар яздылар, соңыннан волонтерлар белән берлектә үлән чәйләре әзерләделәр. Җыелган материаллар һәм хатлар алгы сызыкка җибәрү өчен волонтерларга тапшырылды. Очрашу яшүсмерләргә ба-тырлыкның сугышта кына түгел, ә көндәлек хезмәттә, ныклыкта һәм янәшәдәгеләрне кайгыртуда икәнлеген дә күрсәтте. Резеда Исмәгыйлева. Фото: Юрий Максимов