Батырлыкта – матурлык
Җәмгыять

Батырлыкта – матурлык

12 сентябрьдә Габдрахман авылында Танкистлар көненә багышланган чара узды.

Очрашу җирле мәктәп укытучылары һәм яшь армиячеләр белән берлектә Туган якны өйрәнү музее территориясендә үтте. Очрашуда махсус хәрби операциядә катнашучы, танк батальоны командиры, подполковник Р. Ә. Бәдретдинов, «Хәрби туганлык» оешмасының Әлмәт бүлеге рәисе Ю.А.Максимов һәм «Россия танкистлар союзы» җирле бүлекчәсе рәисе И. М. Йосыпов чыгыш ясадылар. Шулай ук әлеге чарада махсус хәрби операция барышында һәлак булган каһарманнарның туганнары да катнаштылар.

12 сентябрьдә Габдрахман авылында Танкистлар көненә багышланган чара узды.

Р.Ә. Бәдретдинов очрашу барышында укучыларга офицерлар, танкистлар җилкәсенә төшкән җаваплылык, аларның батырлыгы һәм үз хезмәте турында сөйләде. Габдрахман мәктәбе укучылары исә Танкистлар көненә багышланган рәсем ясау һәм инша язу бәйгеләрендә катнашкан өчен лаеклы дипломнар белән бүләкләнделәр.

Музей ишегалдында урнаштырылган Т-34 танкына чәчәкләр кую тантанасы әлеге чараның мөһим өлеше булды. Бу һәйкәл – чорларның аерылгысыз элемтәсе символы һәм төрле елларда сугыш машиналары белән идарә иткән һәркемгә тирән хөрмәт билгесе.

12 сентябрьдә Габдрахман авылында Танкистлар көненә багышланган чара узды.

Музейда кунаклар авылның тарихи үткәне һәм хәзерге яшәеше белән таныштылар. Үзләренең тырыш хез-мәтләре, сугышта күрсәткән каһарманлыклары белән авылыбыз үсешенә зур өлеш керткән якташларыбызның исемнәрен күңелләреннән кичерделәр.

12 сентябрьдә Габдрахман авылында Танкистлар көненә багышланган чара узды.

  • Мондый очрашулар кирәкле, матур гадәткә әйләнде: алар каһарманнарга хөрмәт күрсәтергә мөмкинлек биреп кенә калмый, ә үсеп килүче буыннарда үз иле һәм аның яклау-чылары белән горурлану хисе дә тәрбияли. Эльмира ИсмӘгыйлева, Туган якны өйрәнү музее директоры, Габдрахман авылы. Автор фотолары