Тавыш бирү өчен сайлау участогына паспорт белән килергә кирәк.
Бүген Әлмәт районында сайлау участоклары ачылды-шәһәр һәм район халкы Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда тавыш бирә башлады.
Барлык 115 сайлау участогы төгәл 8:00 сәгатьтә эшли башлады. Тавыш бирергә 20:00 гә кадәр мөмкин булачак. Әлмәтнең үзендә 62 участок эшли, тагын 53е — районның торак пунктларында.
Әлмәт районында барлыгы 147 924 кеше сайлау хокукына ия. Тавыш бирүдә 18, 19 һәм 20 сентябрьдә катнашырга мөмкин булачак.