Әлмәттә Бөек Ватан сугышында катнашкан Федотов Николай Афанасьевич өйдә тавыш бирде
Җәмгыять

Әлмәттә Бөек Ватан сугышында катнашкан Федотов Николай Афанасьевич өйдә тавыш бирде

Хәзерге вакытта Әлмәттә яшәүче бердәнбер Бөек Ватан сугышында катнашучы тавыш бирде.

Николай Афанасьевичка 101 яшь. Ул 1924 елның 19 декабрендә Башкорт АССРның Шаран районы Анисим-Алан авылында туа. 1942 елдан 1947 елга кадәр Кызыл Армиядә хезмәт итә: 2 нче Белоруссия фронтында сапер була, Днепрны кичүдә катнаша, 147 нче укчы полкында минометчы булып хезмәт итә. 1943 елның октябрендә Кривой Рог янында авыр яралана, ләкин сафка кайта һәм хезмәтен дәвам итә.

"Батырлык өчен" II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, "Батырлык өчен", "Германияне Җиңгән өчен", "Курск Дугасы өчен" медальләре һәм башка бүләкләр белән бүләкләнә.

1952 елдан Николай Афанасьевич Әлмәттә яши, «Татбурнефть»тә эшли. Олы яшьтә булуына карамастан, ул актив гражданлык позициясен күрсәтте һәм өйдә тавыш бирде.