Әлмәтта Хезмәт Даны орденының тулы кавалеры тавыш бирде.
Бүген үзенең гражданлык бурычын РСФСРның атказанган нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәре, Хезмәт Даны орденының тулы кавалеры Нәфис Әбелгата улы Афзалтдинов үтәде.
СССР Югары Советы Президиумы указлары белән 1977 һәм 1986 елларда ул III һәм II дәрәҗә Хезмәт Даны орденнары белән бүләкләнә, ә 1991 елда I дәрәҗә Хезмәт Даны орденына лаек була — шулай итеп ул әлеге югары бүләкнең тулы кавалеры була.