Татар-информ

Александр Терентьев: Өч көнлек сайлау – халыкка максималь уңайы

Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе Александр Терентьев өч көнлек тавыш бирү форматының сайлаучылар өчен төп уңайлыкларын атады. Аның сүзләренчә, бу алым халыкка үз вакытын иркенрәк планлаштырырга һәм сайлау участокларында чиратларны булдырмаска мөмкинлек бирә.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан Иҗтимагый палатасы җитәкчесе Александр Терентьев тавыш бирүнең өч көнгә сузылуы гражданнар өчен яңа уңайлыклар ачуын ассызыклады.

Аның билгеләп үтүенчә, берничә көн дәвамында тавыш бирү мөмкинлеге кешеләргә эш графигын һәм шәхси эшләрен алдан уйлап планлаштырырга, җитәкчелек белән килешергә ярдәм итә.

«Бу сайлау системасы өчен, әлбәттә, зуррак йөкләнеш дигән сүз. Әмма нәтиҗәдә сайлаучылар участокларга тигез бүленеп килә, һәм озын чиратлар барлыкка килми», – дип аңлатты эксперт.