Сәхнә болытларында йөзүче актриса
Мәдәният. Сәнгать

Сәхнә болытларында йөзүче актриса

Әлмәт театры Гөлнара Вәлиеваның туган көне уңаеннан «Сөюгә сусаганнар» бенефис спектаклен тәкъдим итә.

Театр — ул үз кагыйдәләре һәм көчле иҗади төркемнәр булган серле бер дөнья.

Гадәттә, яшь артистлар бу дөньяга бер оядан чыккан күч кебек, уку йортын тәмамлауга ук төркемнәре белән киләләр. Театр кулисалары артында «щепкинчылар», «Хәйруллиннар» яисә башка танылган осталарның исемнәре аерым бер калкан, үзара терәк ролен үти.

Әмма Татарстанның атказанган артисты Гөлнара Вәлиева бу кагыйдәләрне җимереп, үз юлын үзе салган кабатланмас бер планета сыман. Ул Әлмәт татар дәүләт драма театрына да берүзе, һичнинди төркемнәрсез килә. Һәм үзенең туган шәһәренә дә гади генә түгел, ә язмышның искиткеч урау юлларын узып кайта.

Гөлнара ханым — буй-сынының гүзәллеге, затлы булуы һәм үз-үзен тотышындагы бераз гына «һавалылыгы» белән башкалардан  аерылып тора. Ул кешеләр белән бөтенләй икенче дәрәҗәдә аралаша, ә сәхнәдә исә бөтен булмышы белән яши.

Гөлнара Вәлиева Әлмәт театры артисткасы. Фотолар шәхси архивтан

«Пирожкины кем дә пешерә...»

 

Сәхнәгә тартылу, артист булу теләген Гөлнарада әнисе тәрбияли. Гаиләдә артист һөнәре, сәхнә искиткеч изге, кагылгысыз һәм бөек урын булып санала. Әнисенең әйткән сүзләре Гөлнара өчен тормыш юлының төп фәлсәфәсенә әверелә: «И, кызым, пирожкины аны кем дә пешерә. Ә менә артист булу һәркемгә дә бирелми». Бу тәрбия кызның аңына театрның гади эш кенә түгел, ә зур илаһи миссия икәнен сеңдерә.

Гөлнарага әле 3 яшь кенә булганда, аларның гаиләсе Башкортстанга күченеп китә. Актриса беренче һөнәри белемен Октябрьскийның музыка училищесында ала, аннары Уфа дәүләт сәнгать институтын тәмамлый. Нәкъ менә шунда ул театр дөньясының легендар шәхесләре — Гөлли Мөбәракова һәм Нурия Ирсаевалардан сәхнә серләрен төшенә.

Бөек осталарның биргән дәресләрен ул бүген дә сагынып искә ала. Аларның төркемен Туймазы шәһәрендә яңа оешкан татар театры өчен махсус әзерлиләр. Ул анда үзенең беренче җитди адымнарын ясый. Әмма туган туфрагы — Әлмәт үзенә тарта...

Гөлнара Вәлиева Әлмәт театры артисткасы. Фотолар шәхси архивтан

Болытлардан җиргә төшү
һәм яңа терәк

 

1999 елда ул Әлмәт труппасына килеп кушыла. Әлбәттә, башта коллективка кереп китү аңа бик җиңел булмый. Башкорт сәхнәсе беркадәр пафослы, лирик-романтик рухтарак булса, Әлмәт театрында исә татар театрына хас үз алымнары, тормышчанлык мәктәбе яшәп килә.

Шул сәбәпле, Гөлнара ханымга беркадәр «җиргә төшәргә», яңа шартларга күнегергә туры килә. Бу авыр чорда аның өчен мораль яктан ниндидер ныклы терәк, ышаныч булып Туймазы театрын оештыручыларның берсе — режиссер Ильяс Гәрәевның Әлмәткә килүе ярдәм итә.

Гөлнара ханым тормышта төшенкелеккә бирешмәскә, сынауларны җиңәргә тырыша. Ул — авырлыклар алдында сер бирмичә, үзе куйган максатына һәрчак барып җитә, үз хис-кичерешләрен бер йодрыкка төенләп тота ала торган шактый көчле шәхес.

Гөлнара Вәлиева Әлмәт театры артисткасы. Фотолар шәхси архивтан

Нота белүче Актриса һәм Гротеск сәләте

 

Режиссерлар, композиторлар артистның музыкаль белеменең драматик рольләрендә искиткеч зур корал булуын ассызыклыйлар. Спектакль әзерләгәндә композитор килсә, ул беренче чиратта: «Нота белгән кеше бармы?» — дип сорый.

Гөлнара ханым шул ягы белән дә бәхетле. Актриса үзе дә сәхнәдәге җырлы образлар каһарман язмышын, аның хис-кичерешләрен, күңел-җан халәтен тагын да ныграк ачарга ярдәм итә, дип саный. «Җырлы образлар бер баш югарырак була, калкурак күренә», — ди ул.

Аның репертуары гаҗәеп киң һәм күпкырлы. Актриса башкарган Гөлбикә (М.Кәрим «Җырланмаган җыр»), Сәрия (И.Юмагулов «Мәхәббәт карагы»), Гөлйөзем (Д.Салихов «Парлы ялгызлар»), Мөнирә (М.Кәрим «Кыз урлау»), Зәлия (З.Кадыйрова «Синсез килгән язлар»), Әнисә (И.Зәйниев «Ах яки мәхәббәт элмәге»), Резедә (Р.Насыйбуллина «Сөюгә сусаганнар») һ.б. күпләгән тамашачы күңелендә уелып кала. Шагыйрь җанлы зыялы ханымнарны да, үткен телле авыл апаларын да ул бердәй осталык белән башкара. Биредә дөнья классикасы да, авыл хатыннары, затлы шәһәр гүзәлләре дә, шаян-шук кызлар да бар. Ул аларның һәркайсына тормыш тәҗрибәсе, язмыш биргән сынаулар аша килгән хис-кичерешләрен мулдан бирә, җете-куе буяулар белән баета.

Шул ук вакытта, юморлы, шаян образлар да Гөлнара Вәлиева өчен көч җитмәслек кыенлык тудырмый. Ул бик тиз генә образга керә һәм искитәрлек итеп яши белә. Аның уенына хәтта гротеск хас. Ә драматик образларда ул үз героеның күңел дөньясына тирән кереп, һәр рольне йөрәге аша уздырып уйный.

Кирәк вакытта ул күңел халәтенә буйсынып канатлана, болытларга кадәр күтәрелә һәм шунда аяк салындырып, иркенләп йөзеп йөрергә сәләтле кебек тоела. Аның уенында фонтандагы уйнак тамчылар, чәчәктәге җиңел күбәләк халәте бар... Һәм бу нәфислекне ул иң элек үз-үзе, үз рухы өчен тудыра.

Сынаулар аша тормышка кайту һәм «Тылсым»

 

Тормыш актрисаны аяусыз сынаулар белән дә сыный — Гөлнара ханымга якын кешеләрен югалту ачысын да татырга туры килә. Ләкин ул сыгылып төшми. Ул иң авыр көннәрдә хезмәттәшләренең ныклы терәген, матди һәм рухи ярдәмнәрен тоя, иң мөһиме — изге сәхнә аны яңадан тормышка кайтара. Актриса Әлмәт театры коллективына, кадерле хезмәттәшләренә моның өчен чиксез рәхмәтле.

Бүгенге көндә Гөлнара Вәлиева үзенең иҗат дөньясын яңа юнәлеш белән дә баета — ул Әлмәт театры каршында ачылган «Тылсым» балалар студиясендә нәни укучылар белән эшли. Балаларга сәхнә серләрен өйрәтә. Өлкәннәр сәхнәсендә үзе уйнап бетерә алмаган, күңелендә тулып ташкан чиксез иҗат яктылыгын, образлар очкынын ул хәзер нәкъ менә шушы балаларга бирә.

Әгәр дә ул үзе турында китап язса, аның исеме «Бу мин, бары тик мин генә» дип аталыр иде. Әгәр язса...

Гөлнара Вәлиева Әлмәт театры артисткасы. Фотолар шәхси архивтан

Йөрәкләрдә кабынган «Сөюгә сусаганнар»

 

2014 елда Татарстанның атказанган артисты исемен алуы, ә 2015 елда республиканың абруйлы «Тантана» премиясендә «Иң яхшы актерлар ансамбле» номи-нациясендә лауреат булуы — аның ялгыз көймәдә башлап, зур театр океанының аерылгысыз, олы бер җәүһәренә әверелүен раслады.

Бүген исә Әлмәт тамашачысын һәм театр сөючеләрне зур, якты вакыйга көтә. Яраткан актрисабызның туган көне уңаеннан сәхнәдә октябрь башында «Сөюгә сусаганнар» исемле бенефис спектакле тәкъдим ителә. Бу спектакль Гөлнара ханымның сәхнәдәге бөтен иҗат кодрәтен, язмыш бураннарын узган хатын-кыз күңеленең тирәнлеген ача торган олы бәйрәм, талантка баш ию кичәсе булачак.

Хөрмәтле Гөлнара Арсеналовна! Сезне туган көнегез уңаеннан Әлмәт тамашачысы һәм бөтен театр җәмәгатьчелеге исеменнән чын йөрәктән котлыйбыз! Сезгә иҗат иреге, сәхнә җылылыгы, яңа искитәрлек рольләр һәм сәламәтлек телибез. Сез тудырган бөек иҗат дөньясы алдында баш иябез.

Бенефисыгыз котлы, «Сөюгә сусаганнар» тамашасының иҗат канатлары биек булсын! Сез — Әлмәт сәхнәсендә аяк салындырып, тамашачы күңелен сагышлы моң һәм якты өмет белән җылыта алган затлы, кабатланмас актриса. Рәфкать Шаһиев. Фотолар: шәхси архивтан