Әлмәттә «Мәдәнияттә куркынычсызлык сәнгате» исеме астында хезмәтне саклау буенча региональ квиз узды.
Зона этабын бөтенроссия мәдәният хезмәткәрләре профсоюзының Татарстан республика оешмасы оештырды. Габдулла Тукай исемендәге үзәк балалар китапханәсе Татарстанның 8 районыннан килгән кунакларны кабул итте.
Чара Хезмәтне саклау елына багышланган иде. Ул мавыктыргыч ярыш форматында үтте. Уенда катнашучылар хезмәтне саклауга кагылышлы сорауларга җавап бирделәр. Командаларның белем дәрәҗәләрен бәяләү өчен жюри сайланды. Интеллектуаль уенның һәр раундында команда әгъзалары белем дәрәҗәләрен күрсәттеләр, бер-берсенә ярдәм итеп, тәҗрибә уртаклаштылар.
Квиз нәтиҗәләре буенча беренче урынны Әлмәт районы командасы яулап алды. Чара ахырында җиңүче командаларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Ярымфинал Казанда узачак. Җиңүчеләрне кайнар котлыйбыз һәм яңадан-яңа уңышларга ирешүләрен телибез. Резеда Исмәгыйлева әзерләде