Татар-информ

Татарстанның электрон мактау тактасы «Идел-Пресс»ның 14 алдынгы хезмәткәре белән тулыланды

«Татмедиа» агентлыгында узган тантанада «Идел-Пресс» полиграфия нәшрият комплексының 14 хезмәткәре Татарстанның электрон мактау тактасына лаек дип танылды. Бүләкләрне аларга агентлык җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев тапшырды.

Бүген «Татмедиа» республика агентлыгы бинасында «Идел-Пресс» полиграфия-нәшрият комплексының алдынгы хезмәткәрләрен бүләкләү тантанасы узды. Чара барышында комплексның 14 вәкиле Татарстанның электрон мактау тактасына кертелде.

Мактаулы билгеләрне хезмәттәшләргә «Татмедиа» җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев тапшырды.
«Идел-Пресс» генераль директоры Әнәс Әскәров сүзләренчә, бу бүләк – хезмәткәрләрнең намуслы хезмәте һәм югары һөнәри осталыгы өчен җәмәгатьчелек тарафыннан бирелгән лаеклы бәя. Ул шулай ук нәшриятта басылып чыккан һәрбер газета, китап һәм журнал тиражында әлеге кешеләрнең зур өлеше барлыгын ассызыклап үтте.

Генераль директор коллектив исеменнән бүләкләнүчеләргә Татарстан республикасы алдындагы хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләре җиткерде. «Без сезнең белән чын күңелдән горурланабыз. Сезнең Татарстан үсешенә керткән өлешегез бик зур, шуңа күрә бу лаеклы танылу өчен ихлас рәхмәт белдерәм», – диде Әнәс Әскәров.

Тантаналы чара тәмамлангач, «Идел-Пресс» хезмәткәрләре шул ук бинада эшләп торучы 135 нче сайлау участогына юл тотты. Анда алар тугызынчы чакырылыш Россия Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда актив катнашып, үз тавышларын бирделәр.