Әлмәт нефтьчеләр башкаласы гына түгел, спортчылар каласы да ул.
Узган шимбәдә көзнең иң масштаблы спорт чарасы – Әлмәт ярыммарафоны бернигә дә карамастан быел да зурдан кубып, шаулап-гөрләп уздырылды. Калабызда ул инде 11 нче мәртәбә оештырылды. Россиянең төрле поч-макларыннан җыелган 2 меңгә якын спортчы 3, 10 һәм 21,1 км дистанцияләрне йөгереп үтү өчен стартка басты. Балалар өчен кыскарак дистанцияләрдә йөгерү дә мөмкин булды.
- 10 километр дистанциядә Марсель Галимов һәм Ксения Скворцова җиңүче булдылар. Ир-атлар арасында 21,1 километр дистанциядә беренче урынны Дмитрий Тумайкин яулап алды, хатын-кызлар арасында Анастасия Сомойленкога тиңнәр табылмады.
Әлмәт ярыммарафонын җанатарлардан башка күз алдына китерү кыен. Быел алар узган елдан да арттырдылар – бөтен трасса буйлап, һәр 100 метр саен спортчыларга концерт куеп, көч-куәт биреп тордылар. Катнашучыларны дәртле биюләр, җырлар, концертлар белән куандырып, тәмле ризыклар белән сыйладылар.
Кайбер катнашучылар стартка костюмнарда чыктылар. Иң якты һәм креатив образлар оештыручылар игътибары белән билгеләп үтелде һәм TIMERMAN сертификатлары белән бүләкләнде. Спорт чарасы һәркемдә тагын бер елга җитәрлек онытылмас тәэсирләр калдырды. Бу бик яхшы, тик шулай да әлмәтлеләрнең гозерләренә колак салып, чараны киләсе елдан башлап шәһәр үзәгеннән читтәрәк уздырырлар, дип ышанып каласы килә. Фото: ЯФ ярдәмендә ясалды