Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Мобилизацияләнгән әлмәтлеләрнең балалары Казанга Кремль чыршысына барачак

1-4 нче сыйныфларда укучы мобилизацияләнгән әлмәтлеләрнең балалары 22 декабрьдә Казанда узачак Кремль чыршысында катнашачак.

Бу турыда туры эфир вакытында Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов хәбәр итте.

115 бала өчен Казан Кремле музеена экскурсия һәм Казан циркы артистларының «Яңа ел уенчыклары» спектаклен карау оештырылачак.

25 декабрьдә Казанда Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында 5-11 сыйныф укучылары өчен республика чыршысы узачак. Бәйрәмгә 140 бала чакырылган, алар арасында ятим балалар, күп балалы гаиләләрдән балалар, балалар һәм яшьләр иҗтимагый оешмалары лидерлары, сәләтле балалар, уку алдынгылары, ярышларда, фестивальләрдә һәм бәйгеләрдә җиңүчеләр, шулай ук мобилизацияләнгән гражданнарның балалары бар.

Балалар-яшүсмерләр иҗаты үзәгендә 19-23 декабрьдә Яңа ел тамашалары узачак. Аларда сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар, ятимнәр һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар, сәләтле балалар, шулай ук студияләр һәм  берләшмәләрдә укучылар һәм әтиләре өлешчә мобилизация кысаларында хәрби хезмәткә чакырылганнар катнашачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса