Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәттә 65 ел бергә гомер иткән Борһановлар гаиләсенең тимер туйлары узды

16 сентябрендә Әлмәт шәһәрендә Борһановлар Хәниф Саф улы һәм Сәкинә Газетдин кызы тимер туйларын - 65 ел бергә гомер итүләрен билгеләп үттеләр.

Шәһәрнең ЗАГС җитәкчесе Г.Р. Әмирова юбилярларны котлап, аларга нык сәламәтлек, озын гомер, бәхет, шатлык-куанычлар теләп истәлекле бүләк тапшырды.  Бу юбилей тимер кебек нык һәм ныклы гаилә коруларының ныклыгын күрсәтә. Тимер туй уникаль дата булып тора, чөнки һәр гаилә дә мондый озак вакыт дәвамында үз мөнәсәбәтләрен саклап кала алмый.

                                         

 Ирле-хатынлы Борһановлар 65 ел инде бергә. Ике бала тәрбияләп үстергәннәр,  дүрт оныклары һәм җиде оныкчыклары бар. 2021 елның 16 сентябрендә юбилярлар өч истәлекле датаны билгеләп үттеләр: Хәниф саф улына-90 яшь, аның тормыш иптәше Сәкинә Газетдин кызына 87 яшь тулды.    

                                                                

Котлыйбыз! Тыныч, тигез тормыш телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса