Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

13 нче пенсия килмәс ахры...

Сорау-җавап

Күптән түгел  пенсия яшендәге бер ханым редакциягә шалтыратып: «13 нче пенсия түләнәчәк микән, шул турыда аңлатып языгыз әле», - дигән үтенечен белдерде. 

-  Дәүләт Думасында Россия пенсионерларына 13 нче пенсия билгеләргә тәкъдим иткәннәр иде бит. Инициатива авторлары пенсионерлар гражданнарның иң якланмаган категориясе дип саныйлар, шуңа күрә аларга дәүләт ярдәме кирәк дип тә әйткәннәр иде әле. Ел бетеп килә, бу уңайдан нинди карарга килделәр икән? - диде ул.

Әйе, чыннан да россиялеләр өчен 13 нче пенсияне кертү планнары турында беренче тапкыр июль азагында билгеле булган иде. Дәүләт Думасына россиялеләргә картлык буенча өстәмә пенсия түләү турында закон проекты да кергән иде. Бу уңайдан без Әлмәт Пенсия фонды идарәсе начальнигы Фая Якуповага мөрәҗәгать иттек. Ул безгә түбәндәге җавапны бирде:

- Бу уңайдан бернинди дә күрсәтмәләр булмады. Шуңа күрә аңлатма бирә алмыйбыз.

 

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса