Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Чын йөрәктән

Футбол, баскетбол, волейбол, чаңгыда, тимераякта шуу, нәфис гимнастика, теннис, җиңел атлетика. Бу исемлекне алга таба да дәвам итеп була.

 Телевизордан көн саен дистәләгән спорт ярышлары турында тапшырулар, фильмнар карыйбыз да яраткан футболчы, гимнаст, теннисчы өчен җан атабыз, аларга багышланган китаплар, газета-журнал битләреннән интервьюлар укыйбыз. Алай гына да түгел, үзебездә дә спорт белән шөгыльләнү теләге уяна әле. Спорт белән дус булган кешенең сәламәтлеге нык була. Спорт физик тәрбия генә түгел, рухи тәрбия дә бирә. Шуңа күрә спорт белән кечкенәдән үк шөгыльләнергә кирәк. Хәзерге телефон, компьютер заманасында әлеге мәсьәлә аеруча зур әһәмияткә ия.

Бу яктан Түбән Мактаманың 2 нче мәктәбендә укучы балалар бәхетле. Башлангыч сыйныф укучылары физкультура дәресләренә мәктәпкә терәлеп үк торучы «Девон» спорт комплексына йөриләр, чын тренерлар белән шөгыльләнәләр.

 

Спорткомплекс директоры, тренер Илшат Радик улы Гыйниятуллин балаларны футбол, гандбол уйнау серләренә өйрәтә. Ул туплаган 2012-2013 елгы кызлар һәм малайлар  командалары                        25-26 декабрь көнне Казан шәһәренең «Ак Бүре» спорт комплексында Яңа ел беренчелегенә чыгыш ясадылар. Кызлар командасы республика күләмендә 2 нче, ә малайлар командасы 1 нче урынны яулады.

 

Ярыш ахырында балаларга Татарстан Республикасы Спорт министрлыгыннан дипломнар, Кыш бабай күчтәнәчләре тапшырылды. Әлеге чарага бару-кайтуны, кайнар аш белән тәэмин итүне тренер, спорткомплекс директоры Илшат Радик улы Гыйниятуллин, тренер Ирина Павловна Гыйниятуллиналар оештырды. Аларга алдагы эшләрендә зур уңышлар, гаилә бәхете телибез.

 

Әти-әниләр исеменнән Айсылу Мостафина

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса