Узган ялларда шәһәрнең 4 нче урта мәктәп базасында СМП-Нефтегаз хезмәткәрләре арасында ГТО Бөтенсоюз комплексының 90 еллыгына багышланган "ГТО көне" узды.
Чарада катнашучылар озынлыкка сикерделәр, йөзделәр, йөгерделәр, гер күтәрделәр, пневматик винтовкадан аттылар.
Оешма хезмәткәрләре яхшы нәтиҗәләр, яхшы әзерлек күрсәтте.