Lexus белән бәрелешкән Ладага ут капкан.
Авария Татарстанның Бөгелмә районындагы Әлмәт-Бөгелмә трассасында булды: монда «Лада Гранта» һәм Lexus бәрелешә.
Бәрелештән соң Лада яна башлый. Янган машина видеосы социаль челтәрләрдә пәйда булды.
«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, авария нәтиҗәсендә һәр автомобильдә дә һәлак булучылар бар. Чит ил машинасында тагын бер пассажир зыян күргән.