Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Сәүдә үзәкләрендә һәм аэропортларда "акыллы" дефибриляторлар куелачак

Дефибрилляторлар турындагы документка төзәтмәләр инициативага каршы кешеләрнең шикләрен төшерәчәк, чөнки алар әзер булмаган кулларда прибор куркыныч булырга мөмкин, дип саный. 

Аның нигезендә эре сәүдә үзәкләрендә, аэропортларда, тимер юл чишелешләрендә һәм стадионнарда автоматик тышкы дефибриляторлар урнаштырырга планлаштыралар, дип яза «Парламентская газета».

Россиядә йөрәкнең кинәт тукталышыннан елына 200 меңгә якын кеше үлә, пациентларны (стационардан тыш) 5% очракта коткарып кала алалар. Йөрәкне «эшләтеп җибәрү» өчен дефибрилятор кирәк, әмма ашыгыч ярдәм пациент янына вакытында барып җитә алмый. 

Дефибриляторлар турында закон проектының беренче укылышы узган ел узды, әмма инициативаның тәнкыйтьчеләре табылды, алар гади кеше кулында прибор зыян китерергә мөмкин, дип саный.

«Чынлыкта автоматик тышкы дефибрилятор ул ашыгыч ярдәм бригадасында реаниматологлар куллана торган җайланма түгел, бу башка бер аппарат», — дип аңлатты Дәүләт Думасының сәламәтлек саклау комитеты рәисе Дмитрий Морозов. 

Аның сүзләренә караганда, бу дефибриляторлар үзләре нәрсә эшләргә кирәклеген үзләре укыйлар, кардиограмманы үзләре төшерәләр һәм йөрәк тукталышы чыннан да ачыкланган очракта гына разряд бирәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса