Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Әлмәт районында яңа фельшер-акушерлык пункты ачылды

Фельдшер-акушерлык пункты заманча җиһазландырылган.

 ФАПның заманча бинасы «Сәламәтлек саклау» милли проектының Татарстан республикасы сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы кысаларында төзелде һәм файдалануга тапшырылды.

Чара Әлмәт район үзәк хастаханәсенең баш табибы Вера Головина, «ТР Төп инвестицион-төзелеш идарәсе»  көнчыгыш-Кама буе идарәсе башлыгы Илшат Хөсәенов һәм Молодежный поселогы халкы катнашында узды.

Татарстан республикасы сәламәтлек саклау министрлыгы ярдәме белән Әлмәт муниципаль районында яшәүчеләргә беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтүне камилләштерү буенча зур эш алып барыла. ФАП заманча медицина җиһазлары белән җиһазландырылган һәм медицина ярдәмен күрсәтүнең барлык стандартларына туры килә. Әлеге проектны гамәлгә ашыру авыл халкына күрсәтелә торган медицина ярдәмен күрсәтүне яхшыртырга һәм якынайтырга мөмкинлек бирде, авыл халкы диспансеризация, вакцинация, ЭКГ-тикшеренүләрне биредә уза ала. 

 

 

 

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат үзәге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса