Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Әлмәт табибы балаларда дуңгыз гриппы симптомнарын атады

Табиб сүзләренчә, авыру балаларны каты баш авыртуы, тамак авыртуы, томау, тән авырту, аппетит югалту борчый.

Озак дәвамлы гипертермия, төшереп булмый торган югары температура, балаларда грипп белән авыруның төп билгесе булып тора, дип хәбәр итте Әлмәт балалар шәһәр хастаханәсенең поликлиника эше буенча баш табиб урынбасары Тамара Черемисина. Табиб сүзләренчә, авыру балаларны каты баш авыртуы, тамак авыртуы, томау, тән авырту,  аппетит югалту борчый.

"Грипп-йогышлы авыру  һәм ул тиз тарала. Безнең галимнәр әйтүенчә, бу сезонда вирусларның күбесе H1N1 штаммы яки дуңгыз гриппы дип атала", — диде ул социаль челтәрдәге туры эфирда.

Ләкин, бу симптомнар башка сулыш авырулары, шул исәптән коронавирус инфекциясе өчен дә хас, дип өстәде ул.

«Ата — аналарга игътибарлы булырга кирәк, бу-сулыш алу, һава җитмәү хисе, баш әйләнү, көчле яки тотрыклы баш авырту, аңны югалту кебек симптомнар да булырга мөмкин. Бу симптомнарның барысы да сезонлы авыруларның катлаулануын күрсәтә. Әгәр дә симптомнар юкка чыгып,  кыска вакыттан соң янәдән барлык симптомнар һәм йөткерү белән югары температура тагын кабатланса,  җентекләп тикшерү үткәрергә кирәк», — дип хәбәр итте белгеч.

Балалар стационары мәгълүматлары буенча, бүген Әлмәттә 11 катлаулану — пневмония теркәлгән. Әлмәт районында больничный листта барлыгы 4 мең бала бар. Авыруларның күбәюе декабрь башыннан башланды.

Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов барлык мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында иртәнге керү фильтрлары көчәйтелүен билгеләп үтте. Ул балаларны сакларга һәм аларны авыр хәлдә уку йортларына җибәрмәскә өндәде.

 

Фото: ru.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса