Әлмәтлеләр ВИЧка экспресс-тест уздылар
Сәламәтлек

Әлмәтлеләр ВИЧка экспресс-тест уздылар

Әлмәт муниципаль районында профилактик акцияләр үткәрү дәвам итә. Чираттагысы “Панорама” үзәгендә узды.

 Акция бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көненә багышланган иде. Чирне дәвалауга караганда аны булдырмау яхшырак. Бу дәүләт өчен дә, пациентның үзе өчен дә күпкә отышлы.


Акция вакытында әлмәтлеләр ВИЧка экспресс-тест, глюкозага, холестеринга экспресс-анализ бирә алды. Шулай ук анда табиб-фтизиатр консультациясе дә  үткәрелде.