Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Шәһри Казан» газетасы юбилеен бәйрәм итә

Басманың баш мөхәррире Радик Сабиров фикеренчә, хәзер китап укучы иң беренче чиратта гәҗиттә матурлык эзли. 

«Интернетта иң популяр темалар — шоу-бизнес һәм фаҗигаләр, ә газетада укучы ул темаларны күрергә теләми. Элек безнең газетада криминал рубрикасы булган. Без бер колонка итеп кенә ул рубриканы кайтарып карадык, тик укучы кабул итмәде. Шунда ук кире элемтә килде», — дип сөйләде баш мөхәррир.


Радик Сабиров укучыларның файдалы киңәш, сорау-җавап һәм дин рубрикасын яратып укуларын әйтте. «Халыкны укудан мәхрүм итмәскә кирәк, чөнки халык укый башлады. Бу пандемия вакытында бик сизелде. Авыр булыр дип курыккан идек, ә укучыда, киресенчә, ихтыяҗ туды», — дип сөйләде Сабиров.

Утыз ел элек 17 август көнне «Шәһри Казан» газетасының беренче сигнал саны чыккан. «Ул вакытта милләт язмышы турындагы темалар актуаль булган һәм әдәбиятка бик зур урын бирелгән. Ул редакциядә бик күп шагыйрьләр эшләү белән бәйле булгандыр», — дип сөйләде Радик Сабиров. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса