Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Рөстәм Миңнеханов «ТАНЕКО» комплексында антисептик ясый торган яңа линия белән танышты

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «ТАНЕКО» комплексында дезинфекция чаралары җитештерү линиясе белән танышты.

Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Предприятиедә антисептиклар ясау өчен техник майлар җитештерү линиясен яңадан җиһазландырганнар.
Ул тәүлегенә 7,5 тонна дезинфекция эремәсе җитештерүгә исәпләнгән.

«Татнефть» инициативасы буенча саклык чаралары белән беренче чиратта республиканың көньяк-көнчыгышындагы барлык хастаханәләр дә тәэмин ителә.

Җитештерү линиясе белән танышу барышында  «Татнефть» генераль директоры Наил Маганов Рөстәм Миңнехановка антисептикларның бер партиясен яшьләр, эшмәкәрләр һәм коммерциячел булмаган оешмаларны үз эченә алган «Ярдәм янәшәдә!» яңа волонтерлык хәрәкәте вәкилләренә тапшырырга тәкъдиме булуын җиткерде.

Рөстәм Миңнеханов исә әлеге фикерне хуплады. Президент волонтерларның табиблар кебек үк бүген алгы сызыкта, куркыныч зонада эшләүләрен әйтеп үтте һәм “Татнефть" компаниясенең бу юнәлештәге эшен югары бәяләде:

"Татнефть"нең бүген башкарган эшләре — табиблар, волонтерлар һәм халык турында кайгыртуы — бәяләп бетергесез", - диде Рөстәм Миңнеханов.

Фото; http://tatarstan.ru/

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса