Чәчтарашханәләр эшли башлаячак
Җәмгыять

Чәчтарашханәләр эшли башлаячак

Татарстанда чәчтарашханәләр 20 апрельдән, барлык нормаларны үтәгән очракта яңадан эшли башларга мөмкин.

Тиешле карар ТР Хөкүмәте порталында басылып чыкты.
⠀
Дүшәмбе, 20 апрель көнне, цифрлы пропускларда 11 нче номер астында өйдән чыгу өчен яңа максат — «чәчтарашханәгә  бару» пункты барлыкка киләчәк.
⠀
Аны covid19.tatarstan.ru сайтындагы сервисның онлайн-версиясендә генә файдаланырга мөмкин булачак.

Чәчтарашханәләргә түбәндәге кагыйдәләр кертелә:

- смена башланыр алдыннан хезмәткәрләрнең тән температурасын үлчәргә һәм респиратор авырулары билгеләре булганнарга эшләргә юл куймаска;

- бинадагы өслекләрне, гомуми файдалану урыннарын һәм җиһазларны көнгә ким дигәндә 3 тапкыр дезинфекцияләргә;

- һәркем күрә алырлык урыннарга ОРВИны  профилактикалау турында мәгълүмат урнаштырырга;⠀

- смена  тәмамланганнан соң бинаны дезинфекция чаралары кулланып, юу-чистарту эшләре үткәрергә.
⠀
Оешмалар һәм шәхси эшмәкәрләргә гражданнар белән үзара хезмәттәшлек вакытында түбәндәгеләр кирәк:

- хезмәткәрләрне антисептиклар, шәхси саклану чаралары (битлекләр, респираторлар, перчаткалар) белән тәэмин итү һәм килүчеләрнең кулларын дезинфекцияләү чаралары белән эшкәртү мөмкинлеге тудыру;

- килүчеләрне алдан язылу буенча гына кабул итәргә, кабул итүләр арасында бинаны җилләтү һәм эш урынын дезинфекцияләү өчен 10 минутлык тәнәфес оештырырга;

- хезмәткәрләр арасындагы дистанция 1,5 метрдан да ким булмаска тиеш.
⠀