Яшь буынны гражданлык һәм ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләүдә музейларның роле чиксез зур
Мәгариф

Яшь буынны гражданлык һәм ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләүдә музейларның роле чиксез зур

Дәүләтебезгә куркыныч тудырган бүгенге вәзгыять шартларында әлеге тема аеруча актуаль булып алга килеп баса.

Мәктәпләрдәге тарих, тормыш иминлеге нигезләре дәресләре, тематик тәрбия сәгатьләре, дәресләр музейларга экскурсияләр белән үрелеп барганда аларның нәтиҗәлелеге тагын да арта. Музей тәрбия эшен күрсәтмәлелек белән баетып кына калмый, үткән буыннар тәҗрибәсен бүгенге чынбарлык белән тоташтыручы мөһим фактор булып тора.

 

Яшьләрдә Ватаныбызга, аның данлы үткәненә хөрмәт һәм мәхәббәт хисләре тәрбияләү хакында «Хәрби туганлык» оешмасы каршында эшләп килүче музейның эшчәнлеге мисалында күрсәтеп китәсебез килә. Музейның төп эш юнәлеше нәкъ менә үсеп килүче буынны илебезнең чын гражданнары итеп тәрбияләүгә багышлана. Экскурсияне дә биредә гади генә кешеләр түгел, ә утны-суны кичкән каһарманнар, МХО геройлары үзләре үткәрә. Ә бу исә үз чиратында яшь буынга патриотик тәрбия бирүнең әһәмиятен, кыйммәтен тагын да арттыра.

 

Шушы көннәрдә Төньяк Кавказдагы хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан запастагы прапорщик Олег Гыйздетдинов Әлмәтнең «Беренчеләр хәрәкәте» активистлары өчен экскурсия уздырды.

Балаларның игътибарын хәрби дан почмагы аеруча җәлеп итте. Музей экспозициясендә Ватаныбызны саклауның төп этапларын: Бөек Ватан сугышы, Әфганстан һәм Чечен Республикасындагы локаль конфликтлардан алып махсус хәрби операциягә кадәр булган вакыйгаларны үз эченә алган уникаль тарихи артефактлар тәкъдим ителгән.

Экспозициядәге материаллар сугыш ветераннары турында сөйли. Музейның эзтабарлары аларны эзләү, барлау буенча шактый гына эш алып барганнар. Витриналарда ветераннар бүләк иткән экспонатлар: фоторәсемнәр, газета кисемнәре, ветераннар турнда истәлекләр.

музейда

 

Укучылар сугышчан экипировка элементларын, шеврон һәм истәлекле билгеләрне, армия көнкүреше әйберләрен һәм төрле еллардагы солдат котелокларын, шулай ук макетларны һәм коралларның өйрәнү үрнәкләрен - танкка каршы миналардан алып гильза, пуля һәм снаряд кыйпылчыклары коллекцияләренә кадәр күрделәр.