Тынып калган мизгелләр: Әлмәттә Донбасс фаҗигасен тасвирлаучы күргәзмә ачылды
Мәдәният. Сәнгать

Тынып калган мизгелләр: Әлмәттә Донбасс фаҗигасен тасвирлаучы күргәзмә ачылды

«Нефтьче» мәдәният сараенда Киев режимының террор хроникасы тәкъдим ителә.

18 августта, Әлмәт шәһәренең «Нефтьче» мәдәният сараенда заманның иң авыр, олы фаҗигаләрен чагылдырган үзенчәлекле экспозиция — «Украина неонацист режимы терроры хроникасы: Донбасс фаҗигасе турында дөреслек» исемле фотокүргәзмә ачылды. Әлеге әһәмиятле проект РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы тарафыннан «РИА Новости» халыкара мәгълүмат агентлыгы белән берлектә гамәлгә ашырылды.

 

Тере музыка астында дөреслек авазы

Күргәзмәнең ачылыш тантанасы гадәти чаралардан бик нык аерылып торды. Ул залда яңгыраган җанлы тере музыка астында узды. Камераль инструментларның тирән аһәңе әлеге мохиткә аерым бер катлаулылык, җитдилек һәм үткенлек өстәде. Мондый атмосферада диварлардагы фотосурәтләр бөтенләй башкача — ялгансыз, нәкъ ничек бар, шулай күренде.

Тантана барышында җыелган халык — Әлмәт зыялылары, яшьләр һәм хәрби хәрәкәт ветераннары — Киев режимының аяусыз һөҗүмнәре нәтиҗәсендә һәлак булган тыныч халыкны, гөнаһсыз балаларны һәм картларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Бу тынлыкта тормышның кадерен, һәр кеше гомеренең бәясен аңлау бар иде.

Кадрларда — яралы язмышлар

Күргәзмә нигезендә озак еллар дәвамында алгы сызыкта гомерләрен куркыныч астына куеп эшләгән хәрби фотокорреспондентларның хезмәте ята. Экспозициядә Донецк һәм Луганск Халык Республикаларының, Запорожье һәм Херсон өлкәләренең, шулай ук Россиянең чик буе төбәкләренең (Курск, Белгород өлкәләре) Киев режимы кораллы көчләре атышларыннан зыян күргән тыныч халыкның фаҗигале язмышларын күрсәткән сурәтләр урын алган.

Тәкъдим ителгән 31 фоторәсемнең һәрберсе — аерым бер кеше язмышы, аерым бер гаилә трагедиясе. Сурәтләрдән безгә күз яшьләрен тыя алмаган картлар һәм балалар карый. Анда үз йортларын, гомер буе җыйган мал-мөлкәтен югалткан, чарасыз калган гади кешеләр тасвирланган. Снарядлар тишеп үткән, җимерелгән хастаханәләр, балалар бакчалары һәм изге храмнарның җимерекләре — бу явызлыкның чиге булмавын исбатлаучы тере тарихи бәя.

 

Фотокүргәзмәтә тере музыка яңгырады. Фото: скриншот
Название

Хәтерне саклау — безнең бурыч

Әлеге күргәзмәнең максаты — бары тик сугыш хроникасын күрсәтү генә түгел. Төп бурыч — Көнбатыш дөньясы күрергә теләмәгән хакыйкатьне халыкка җиткерү, үсеп килүче буын күңелендә тарихи хәтерне һәм бердәм гражданлык позициясен саклап калу.

«Кадрларны караганда җан сызлый. Бу — тормышның ачы дөреслеге. Мондый күргәзмәләр һәркайсыбызга тынычлыкның бәясен искәртеп торырга тиеш», — дип билгеләп үтте чарага килүчеләр.

Күргәзмә 23 августка кадәр эшли. Керү ирекле.

Әгәр дә Әлмәтлеләрнең яисә район халкының мәдәният сараена килергә мөмкинлеге булмаса, әлеге күргәзмәнең тулы онлайн-версиясе һәрвакыт ачык. Аны Россия Федерациясе Дәүләт Думасының рәсми сайтында һәм аларның социаль челтәрләрдәге рәсми сәхифәләрендә карарга мөмкин.