Габдрахман авылында очрашу
Мәдәният. Сәнгать

Габдрахман авылында очрашу

13 август көнне Габдрахман авылының Туган якны өйрәнү музеенда чын әдәбият бәйрәме булып узды.

Без монда балалар язучылары Лилия һәм Резеда Фәрхетдиноваларны кунакка чакырып, бик матур очрашу оештырдык. Бу көнне балалар язучыларыбызның иҗат дөньясына чумдылар. Алар Лилия Фәрхетдинованың тылсымлы әкиятләрен һәм Резеда Фәрхетдинованың кызыклы шигырьләрен укып кына калмыйча, аларны сәхнәләштереп тә күрсәттеләр. Шулай ук язучыларның әсәрләре буенча төшерелгән мультфильмнар һәм җырларына ясалган клипларны карау балалар өчен зур бүләк булды.

 

Очрашу ахырында кунакларыбыз һәр бала өчен үзләренең китапларын бүләк итеп калдырдылар. Бу бүләкләр кечкенә укучыларыбызның китапханәсен тагын да баетып, аларны яңа әсәрләр иҗат итәргә дәртләндерер дип ышанабыз. Чарабыз чәй табыны артында җылы әңгәмәләр белән дәвам итте. Кадерле кунакларыбыз Лилия һәм Резеда Фәрхетдиноваларга ныклы сәламәтлек, иҗади уңышлар телибез. Киләчәктә дә шундый файдалы һәм күңелле очрашуларда күрешербез дип өметләнеп калабыз!

  • Эльмира Исмәгыйлева, Габдрахман авылы «Туган як музее» директоры