Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Җиденче «генерал»ны искә алдылар

13 гыйнварда 1990 елдан 1999 елга кадәр «Татнефть»кә җитәкчелек иткән Ринат Гыймаделислам улы Галиевкә 84 яшь тулган булыр иде.

Бу көнне «Татнефть»тән яшьләр комитеты, профсоюзлар вәкилләре, компания ветераннары мәрхүмне искә алырга, аның каберенә чәчәкләр салырга  дип Әлмәтнең мөселман зиратына бардылар. 


Алар арасында ТР Президентының нефть сәнәгате мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Шәфәгать Тәхаветдинов, «Татнефть» генераль директорының киңәшчесе Ардинат Нугайбеков, башкарма аппаратның ветераннар советы рәисе Нурсибә Шакирова, «Татнефть»нең профком рәисе Гомәр Яруллин һәм башкалар бар иде.


Р.Г. Галиевнең ярты гасырлык хезмәт биографиясе Татарстанның нефть тармагы белән аерылгысыз бәйләнгән. Нефть техникумын тәмамлаганнан соң, 1958 елдан башлап, ул «Әлмәтнефть»тә скважиналарны тикшерү буенча оператор булып эшли. 1967 елда, Уфа нефть институтын тәмамлагач, хезмәт эшчәнлеген «Җәлилнефть»тә дәвам итә. Биредә ул нефть һәм газ чыгару буенча мастердан алып партком секретарена кадәр хезмәт баскычлары үтә.


1983 елда Р.Г. Галиев Әлмәт шәһәр комитетының беренче секретаре итеп сайлана. 1990 елдан алып 1999 елга кадәр «Татнефть» производство берләшмәсенә җитәкчелек итә. Базар мөнәсәбәтләренә күчү белән бәйле гаять зур колачлы үзгәрешләр барган катлаулы елларга карамастан, ул күпмеңле хезмәт коллективын туплап, бөтен тырышлыкны стратегик бурычларны хәл итүгә юнәлтә ала. Шуның бәрабәренә нефть чыгаруны тотрыклыландырып, акционерлашу этабын уңышлы үтү һәм дөнья фонд базарларына чыгу мөмкинлеге барлыкка килә. Р.Г. Галиев Татарстан-ның көньяк-көнчыгыш төбәгенең социаль-икътисади үсешенә саллы өлеш кертә.


1999 елдан алып гомеренең соңгы көннәренә кадәр ул «Девон-кредит» банкының Директорлар советында эшләде.


«Нефтяные вести»
№2, 18.01.2023 ел
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса