Әлмәт районы Татарстанның муниципаль берәмлекләре рейтингында янә беренче урынны алды
Татарстанда мондый саннар турында бер генә район да хыялланмый.
Төп күрсәткечләрдән: тугыз айда 454 млрд сум арткан (ярты елда 341 млрд сум иде), ә төяп җибәрү – 1,5 трлн сумга кадәр, ягъни бер ай эчендә – 100 млрд сумнан артык.
Сүз уңаенда, узган елның шул ук чорында Әлмәт районында өстәлгән кыйммәт 374 млрд.сумга бәяләнгән, ә 2021 ел өчен төяп җибәрү 1,3 трлн. сум тәшкил иткән. Шуңа күрә 2022 ел нәтиҗәләре буенча яңа рекордлар көтәргә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа