Әлмәттә өлкәннәр өчен төрле чаралар уздырыла
Һәр чәршәмбедә өлкән яшьтәге әлмәтлеләр ретро кичәгә җыела.
Һәр чәршәмбедә шәһәрнең "Ассоль" кафесында "Ретро" клубына йөрүчеләр җыела. Алар совет музыкасына вальс бииләр. Кавалерларга кытлык, әмма клубка йөрүчеләрне бу гына туктатмый.
Репертуарлары бай: танго, фокстрот, рок-н-ролл, буги-вуги, твист.
Клубта 100 дән артык катнашучы бар, шуларның 60ы ешрак йөри икән. Күпчелек өлкәннәр өчен бу яңа танышу һәм үзеңне ялгыз хис итмәү өчен бердәнбер мөмкинлек.
"Кайбер өлкәннәр көне буе өйдә утыралар. Кемнеңдер туганнары да, дуслары да юк, аралашмыйлар. Ә монда алар бер-берсе белән аралаша, үткәннәрне искә алалар. Бу җан өчен, күңел өчен дә кирәк", - дип саный «Ретро» клубы рәисе Нина Ивко.
Мәйданчыклар белән шәһәр паркы ярдәм итә: кышын мәдәният, сәнгать сөюче өлкәннәр «Ассоль» кафесына җыелалар, җәен урамга чыгалар – бииләр генә түгел, танышалар һәм аралашалар. Клубка "Татнефть" хәйрия фонды матди ярдәм күрсәтә. Бу аларга төрле чаралар үткәрергә мөмкинлек бирә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа