Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Авыллар Яңа елны «бизәнеп» каршылый

Яңа ел бәйрәме алдыннан йорт, бина тирәләрен бизәү, кардан, боздан төрле сыннар ясап урнаштыру районыбыз авылларында күптәннән инде матур традициягә әйләнеп бара.

Авыл җирлекләренә кунакка барсаң, анда сине Кыш бабай, Кар кызы һәм тагын башка күптөрле әкият геройлары каршы ала.

Матур күренеш пәйда була - могҗизалы әкият иленә эләккәндәй буласың. Йорт тәрәзәләре, капка төпләре аллы-гөлле утларга күмелгән, нинди генә кар сыннары юк. Авыл халкының фантазиясенә, осталыгына хәйран калып торасың. Авылларның иң актив кешеләре, укытучылар, укучылар, мәдәният, авыл советы хезмәткәрләре иҗаты һәркемне сокландыра.

Әйләнә-тирәне бизәү буенча бәйге Әлмәт җирлегендә инде берничә ел рәттән оештырылып килә. Бәйгегә шушы көннәрдә йомгак та ясалган. Беренче урынны быел Яңа Кәшер авыл җирлеге яулаган. Икенче урында - Борискино авыл җирлеге, ә менә өченче урынга Елховой авыл җирлеге лаек дип табылган. Без аларны бу җиңүләре белән котлыйбыз.

Авыл җирлекләрендә төрледән-төрле  бәйрәм чаралары да үткәрелә башлаган инде.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Тик шуны да искәртеп узасы килә, зур тырышлык куеп ясалган сыннарны ватып китүчеләр дә юк түгел. Андыйлар ке-ше хезмәтен хөрмәт итсеннәр иде, дип искәртү артык булмас. Авыл халкы  ясаган сыннар әле язга кадәр тирә-юньгә матурлык өстәп торсыннар иде.

 

Бүгенге катлаулы һәм борчулы чорда бераз күңел ачып алу да бик кирәк. Иң мөһиме - балаларыбыз куансын. Нәрсә дисәң дә, Яңа ел - үзенчәлекле бәйрәм, ул балачакка кайту һәм кабат тылсымга ышану вакыты бит.

 

 

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса