Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Шартлар уңайлы, ярдәме дә сыйфатлы булсын иде

Районда һәм шәһәрдә сәламәтлек саклау объектларын төзүгә соңгы елларда чыннан да зур игътибар бирелә башлады.

Район үзәк хастаханәсенең кабул итү-диагностика бү-леге төзелеше шуның ачык бер мисалы.

Яңа объектның мәйданы якынча 4000 кв.м. Кабул итү-диагностика бүлегенең беренче катында диагноз кую һәм ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү кабинетлары эшләячәк. Биредә ашыгыч медицина ярдәменә мохтаҗ булган пациентларны кабул итәчәкләр. Шушында ук рентген, компьютер томографиясе, эндоскопия, УЗИ үтәргә һәм анализлар тапшырырга мөмкин булачак. Икенче катта реанимация бүлеге һәм
операцион блок урнаштырылачак. Өченче кат стационар дәвалауга күчүне оештыру өчен каралган.

- Уңайлы шартлар тудыру өчен бүлекләргә урын җитми. Гамәлдәге 7252 кв. м мәйданда стационарны этаплап ремонтларга булдык. 2022 елда 1800 кв.м мәйдан ремонтланды инде.
Бу яңа объектка зур өметләр баглыйбыз, - диде үзәк район хастаханәсенең баш табибы Вера Головина.

Әлмәтлеләрнең сәламәтлеген кайгырту бик матур күренеш, әлбәттә, шулай да ирешелгән кадәре белән генә чикләнеп калмыйча, район халкына сыйфатлы медицина хезмәте күрсәтү юнәлешенә аерым игътибар бирелсен иде дип теләп каласы килә.

 

Резеда Исмәгыйлева

 

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса