Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Кече туганнарыбыз» безнең ярдәмгә мохтаҗ

Узган шимбәдә «Путь домой» Хәйрия фонды территориясендә яшьләр шимбә өмәсе узды. Анда яшь нефтьчеләр бик теләп катнашты.

Бу - «Татнефть» - синең мөмкинлекләрең платформасы» конкурсы кысаларында гамәлгә ашырылган тагын бер инициатива.

«Ямашнефть» нефть-газ чыгару идарәсенең нефтьне комплекслы хәзерләү һәм кудыру цехы өлкән мастеры Рафаэль Гыйльмановның әлеге фондка беренче тапкыр гына ярдәм күрсәтүе түгел. 20 августта ул Бөтендөнья хуҗасыз хайваннар көненә туры китереп фондка ярдәм итү йөзеннән акча җыю инициаторы булган иде.

Бу юлы исә Рафаэль Гыйльманов яшь хезмәт-кәрләрнең инициатив проектлары конкурсының 2 нче гаризалар бирү кам-паниясендә «Татнефть - Добро» номинациясендә җиңүче булды.

«Кече туганнарыбызга ярдәм» яшьләр проектын тормышка ашыру өчен «Татнефть» компаниясе тарафыннан                     80 000 сум акча бүлеп бирелде. Аларга этләр һәм песиләр өчен азык, шулай ук территориядә кирәкле булган хуҗалык инвентарьлары сатып алынды. Моннан тыш, акча җыю өчен стела җитештереп урнаштырылды.

Шимбә өмәсендә катнашучылар - дүрт аяклы «кече туганнарыбызның» язмышына битараф булмаган кешеләр бу көнне территорияләрне җыеш-тырдылар, хайваннарны асрау өчен уңайлы шартлар тудыруда ярдәм күрсәттеләр, этләрне ашаттылар һәм йөртергә алып чыктылар.

- Яшь хезмәткәрләрнең инициатив проектлары конкурсын оештырганнары өчен «Татнефть» компаниясенә рәхмәтләремне белдерәм. Энем белән бергәләп без дә анда катнашырга карар иттек. Шимбә өмәсендә катнашкан һәркемгә зур рәхмәт - бик рәхәт итеп эшләдек, фондка да зур ярдәм булды. Әйтәсе килгәнем шул: хайваннарга булышырга кирәк, дуслар. Чөнки фәкать хайваннар һәм балалар гына кешене бары тик булганы өчен генә дә эчкерсез ярата беләләр, дип юкка гына әйтми бит халык, - дип билгеләп үтте чараны оештыручы Рафаэль Гыйльманов.

Розалия Галиуллина

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса