Әлмәтлеләргә рәхмәт килеп иреште
Әлмәттән 21 ноябрьдә гуманитар ярдәм төяп озатылган 2 нче машина кичә билгеләнгән урынга барып җитте.
Алнаслылар тарафыннан махсус хәрби операциядә катнашучы 56 нчы десант-штурм бригадасы өчен җыелган барлык әйберләр: җылы киемнәр, медикаментлар, гигиена чаралары, газ баллоннары, балаклавалар, дизель мичләре, дизель генераторы, квадрокоптерлар, күпфункциональ пычаклар һәм башкалар) гуманитар ярдәм җыю үзәгенә тулы күләмдә илтеп тапшырылды («Принто» реклама агентлыгы, директоры - Логашева Регина Мөдәррис кызы). Шулай ук алнаслылар кан тапшыру үзәгендә бер атнага 8 литр-га якын кан тапшырдылар, ә җыелган акчаларга җылы киемнәр сатып алынды.
Гуманитар ярдәмне җыюда авиация сәнәгате хезмәт ияләренең республика профсоюз комитеты да (рәисе Р.К. Фәсхетдинов) саллы финанс ярдәме күрсәтте. Шулай ук ӘМР Иҗтимагый советы (рәисе Р.Н. Нәҗметдинова) гуманитар ярдәм җыюда теләп катнашты. Алнасның профсоюз комитеты «Римера-Алнас» ҖЧҖ хезмәткәрләренә, гуманитар ярдәмне җыюда катнашучы барлык әлмәтлеләргә битараф булмаулары өчен рәхмәт белдерә.
Оборона министрлыгыннан да әлмәтлеләр исеменә рәхмәт хаты килеп иреште. Аны имзалаган гвардия подполковнигы С.Г. Назаров гуманитар ярдәм җыю кебек изге эштә катнашы булган барлык әлмәтлеләргә ихлас рәхмәт сүзләрен юллый һәм һәркемгә ныклы сәламәтлек, тыныч күк йөзе һәм Ватаныбыз иминлеге хакына уңышлы эшчәнлек теләп кала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа