Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Укытуның дистанцион форматы белем бирү сыйфатына йогынты ясармы?

Укытуның дистанцион форматы белем бирү сыйфатына һәм БДИ нәтиҗәләренә йогынты ясарга тиеш түгел.

Бу фикерне ТР мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов белдерде. Ул моны Андрей Кузьмин белән әңгәмә барышында хәбәр итте.

"Сүз тугызынчы һәм унберенче сыйныф укучылары турында бара. Бу сыйныф укучылары еш кына дистанцион укыту формасын үзләренең әзерлеге өчен кулланды. Өстәвенә, алар кайсы вузларга укырга керәчәген дә белә. Вузларга әзерләнүчеләр өчен зур проблемалар булмас дип уйлыйм. Көчле укучылар, бәлки, имтиханны хәтта яхшырак та тапшырырлар, әмма бу минем фикерем", - диде министр.

Ул шулай ук хәзер дүртенче чирек бара, аның вакытында балалар узган материалны кабатлыйлар, дип билгеләп үтте. Эксперт фикеренчә, дистанцион укытуда балаларның укуына зыян күрергә тиеш түгел.

Фото:Владимир Васильев

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса