Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Һөнәре тынгысыз, ләкин ул аныкы

Ул зур сабырлык, түземлелек, күпкырлы белем, зыялылык, балаларга карата олы мәхәббәт һәм сайлаган һөнәргә чиксез бирелгәнлек таләп итә. Мөгаллимлек ул - сәләт.

Сүзем шундый матур сыйфатларга ия булган укытучы - Әлмәт шәһәренең 1 нче лицеенда эшләүче Гөлшат Нашат кызы Хәсәнова турында.

Җыйнак, укытучыларга хас килешле итеп киенә белүче, чәчләре һәрвакыт тәртиптә, пөхтә, үзе мөлаем булган бу укытучының дәресләренә укучылар һәрвакыт бик теләп йөриләр. Дәресләргә әзерлекле киләләр, аралашалар, яңалыклары, шатлык-сөенечләре, гаилә хәлләре белән бүлешәләр алар апалары белән. Гөлшат Нашат кызы укучылары өчен укытучы да, тәрбияче дә, сердәш тә. Татар теле дәресләрен шәһәр мәктәпләрендә укыту башка фәннәргә караганда икеләтә авыр. Бу предметны укыту укытучыдан зур һөнәри осталык, түземлелек, заман таләп иткәнчә, югары технологияләрдән хәбәрдар булуын, иҗади эшли белүне таләп итә. Шуларны истә тотып, ул һәрвакыт эзләнә, яңалыкка омтыла.

 

Аның дәресләре эзлекле, эчтәлекле, укытуның яңа технологияләренә бай, кызыклы булуы белән аерылып
тора.

 

Шуңа күрә укучылары да татар телен зур кызыксыну, теләк белән өйрәнәләр, алган белемнәрен төрле кичәләрдә, конферен-цияләрдә күрсәтеп, чыгышлар ясыйлар, үз фикерләрен төгәл итеп әйтеп бирә беләләр.

 

Лицей тормышы төрле ачык чаралар, кичәләр, атналыклар, кунаклар, бәйрәмнәр, ярышлар белән кайнап тора. Хәзерге вакытта укучыларны мондый эшләргә тарту өчен һәр баланың күңеленә ачкыч табарга, уртак тел табып, аралаша белергә кирәк.

 

Гөлшат Нашат кызы үзе дә, укучылары да бу чараларның һәрвакыт үзәгендә була.

Сыйныф җитәкчесе вазифасыннан беркайчан да баш тартмады мөгаллимә. Лицейда  эшләү дәверендә 5 чыгарылыш озатты ул.

Төрле мәктәптән, төрле әзерлектәге малайларны бер йодрык итеп туплау укытучыдан зур осталык, көч сорый. Ул һәр баланың гаилә хәлен, холык-фигылен ныклап өйрәнә, иптәшләре белән мөнә-сәбәтен, сәләтен ачык-лый. Төрле инновацион алымнар кулланып, тәрбия чараларын сис-темалы үткәрә. Әти-әниләр белән дә уртак тел таба. Эшен чын күңелдән яратып, бирелеп эшләүнең нәтиҗәсе - Гөлшат Нашат кызының сыйныфы тәртипле, тәрбияле, дус, тату, укытучылар коллективына рәхмәтле, ихтирамлы бер гаиләгә әверелә.

Лицейны тәмамлап киткән егетләр Гөлшат Нашат кызы белән һәрдаим элемтәдә. Янына килеп, яңалыклары, уңышлары белән бүлешәләр, шалтыратып торалар, бәйрәм-нәрдә котлаулар җибәрәләр. Хезмәтлә-рендә, көндәлек тормышларында, җәмәгать эшләрендә югары дәрәҗәгә ирешкән укучыларының хөрмә-тен тою - укытучы өчен зур бәхет.

Борчу-куанычлары, мәшәкатьләре белән ыгы-зыгы килеп мәктәп тормышы белән гомер узганы сизелми дә калган. Быел ноябрь  аенда Гөлшат Нашат кызының лицейда эшли башлавына да 25 ел булды. Бу еллар эчендә күпме шатлык-сөенечләр, борчулар, йокысыз төннәр, ачык дәресләр, белем һәм тәрбия биреп, укучыларны олы юлга озату - чыгарылыш кичәләре, бәйрәмнәр, җиңүләр...

Ә җиңүләре күп Гөлшат Нашат кызы-ның. Аның укучылары татар теле һәм әдәбиятыннан үткәрел-гән район һәм республика олимпиадаларында һәр елны призлы урыннар яулыйлар, республика, шәһәркүләм конференцияләр, конкурслар һ.б. төрле бәйгеләрдә катнашып, грамоталар, бүләкләр белән кайталар.

 

Гөлшат Нашат кызының коллективта да дәрәҗәсе зур. Коллектив яңарып тора. Яшьләр килә. Бергә эшләгән коллегаларына, яшьләргә ярдәмчел, киңәшләре файдалы, үтемле булганы өчен хөрмәт итәләр. Ул безнең ныклы таянычыбыз, киңәшчебез, диләр аның турында яшь укытучылар.

 

Бәхетле кеше генә башкаларга уңай йогынты ясый, бала йө-рәгендә кабатланмый торган хисләр уята ала. Ул бәхетле хатын, бәхетле әни, гаиләсендә ныклы терәк. Өендә һәрвакыт тәртип, чисталык. Ире Альберт эштән арып-талып кайткан хатынның хә-лен аңлаучы, булдыра алганча аңа ярдәм итүче дә. Алар икесе дә матурлыкка гашыйк кешеләр, гөлләр, чәчәкләр, мул итеп җи-ләк-җимеш, яшелчә үстерәләр. Әтиләре дә аларның тәрбиясендә. Балалары Ләйсән белән Алмазны бик ярдәмчел, ягымлы, тырыш, эшчән, тирә-юньгә ихтирамлы итеп тәрбияләгәннәр. Бу гаиләнең тагын бер куанычлары - оныклары Сафия үсеп килә, аны тәрбияләргә булышалар.

Гөлшат Нашат кызы - укучыларын яратып, аларны рухи яктан нык, мөстәкыйль фикер йөртә белүче, халкыбызның телен, әдәбиятын, мәдә-ниятен өйрәнеп, хөр-мәт итеп яшәүче, сәләтле шәхесләр итеп тәрбияләүче заман укытучысы.

«Хәзер таләпләр үзгә, заманнан артта калдыңмы, син хезмәт итүдән туктап калдың», - ди ул.

Авырлыкларга би-решмичә, туплаган тәҗ-рибәләреңә таянып, кирәкле дә, мактаулы да хезмәтеңнән тәм табып озак еллар эшләргә язсын.

Белешмә

Гөлшат Нашат кызы лицейга Чаллы педагогия институтын тәмамлап 1997 елда килә. Тумышы белән Ютазы районы Кәрәкәшле кызы. Гөлшат Нашат кызы төрле милләт балаларына (лицейда рус, әрмән, таҗик, чуваш, казах һ.б. милләт балалары да укый) татар теле һәм әдәбияты дәресләрен укыта.

 

Гөлфирә Хафизова,
Татарстанның атказанган укытучысы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса