Студентларны зур эшләр көтә
Сайлаган һөнәр буенча тәүге тәҗрибәне ничек үзләштерергә, җаваплылыктан курыкмыйча ничек мөстәкыйль тормыш башларга һәм ничек итеп беренче хезмәт хакы алуга ирешергә?
«Россия Студентлар Отрядлары» оешмасы ме-нә инде 15 ел студентларга шушы мәсьәләләрдә ярдәм итә.
Әлмәт политехник техникумының актлар залында студентлар отряд-ларының чираттагы җыелышы булып узды. Анда актив-комиссарны һәм әлеге хәрәкәт командирын сайладылар, шулай ук 2023 елга алда торган бурычлар белән таныштылар. Җыелучылар алдында техникум директорының укыту-производство эше буенча урынбасары Е.Г. Петров чыгыш ясады. Әлеге студентлар хәрәкәтенең кураторы буларак, ул яңа, 2023 елда түбәндәге юнәлешләр: физик-механик сынаулар буенча лаборант, юл эшчесе, пешекче, электр җиһазларын ремонтлау һәм аларга хезмәт күрсәтү буенча электромонтер, геофизик эшләр башкаручы эшче, скважиналарны эксплуатацион һәм нефтькә һәм газга разведка бораулавы буенча бораулаучы ярдәмчесе (икенче) һәм скважиналарны капиталь ремонтлау буенча бораулаучы ярдәмчесе белгечлекләре буенча белем алган 70 тән артык студентның җәйге вакытта «ТНГ-Геосейс» ҖЧҖ, «СМП-Нефтегаз» АҖ, «Татбурнефть» ҖЧҖ, «ТаграС-РемСервис» ҖЧҖ, ЗБС-Сервис предприятиесе, «Татнефтедор» ҖЧҖ һәм балалар сәламәтләндерү лагерьлары кебек 10 нан артык предприятиедә һәм оешмада эшләячәкләрен билгеләп үтте. Һәм аларга онытылмаслык һәм файдалы җәйге хезмәт семестры теләде.
«Россия Студентлар Отрядлары» (РСО) яшьләр гомумроссия иҗтимагый оешмасы - илебезнең иң эре яшьләр оешмасы, ул РФнең 74 субъектыннан 240 меңнән артык егет-кызны вакытлы хезмәт эшчәнлеге белән тәэмин итә, шулай ук гражданлык һәм патриотик тәрбия бирү белән шөгыльләнә, яшьләрнең иҗади һәм спорт потенциалын үстерә.
Заманча студентлар отрядлары хәрәкәте башлану датасы итеп 2004 елның 17 феврален - Мәскәүдә Дәүләт Кремль Сараенда Россия Федерациясе студентлар отрядлары хәрәкәтенең 45 еллыгына багышланган Бөтенроссия студентлар отрядлары форумы уздырылган көнне санарга кирәк.
Наҗия Хәйдәрова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа