Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәтнең «Легкие крылья» урам театры Суздальда фестивальдә катнашты (ФОТО)

15-16 август көннәрендә Суздаль шәһәрендә беренче урам театрлары фестивале узды. Анда бөтен илдән 30дан артык коллектив катнашты, шул исәптән Әлмәттән дә.

Әлмәтлеләр тамашачылар хозурына ике спектакль тәкъдим итте: «Албасты» премьерасын һәм театрның визит карточкасы булган «Однажды в цЫрке» спектакльләре. Фестивальгә бару «Татнефть» хәйрия фонды ярдәме белән мөмкин булды.

Мәскәү, Санкт-Петербург, Владимир, Ульяновск, Белгород һ.б. шәһәр коллективлары матур карнавалда катнаштылар, мастер-класслар үткәрделәр. Суздальнең берьюлы берничә мәйданчыгында матур тамашалар башланды: өлкәннәр һәм балалар өчен спектакльләр, курчак һәм драма, көлке һәм башкалар. Борынгы Суздаль бу көннәрдә урам театр сәнгатен яратучыларны үзенә тартып тора.

Фестиваль турында тулырак материалны якын арада газетаның чыгарылышында укыгыз.

Әлегә сылтама буенча күчеп фотографияләрне карарга мөмкин.

Фотограф: Владимир Никонов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса