Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Шекспир сонетлары Александринский, Әлмәт һәм Мари театрлары катнашында яңгыраячак

23 һәм 24 ноябрь көннәрендә Россия милли театрлары ассоциациясе астында Александринский театры тамашачыларга гадәти булмаган форматта тамаша күрсәтәчәк.

Онлайн режимда Әлмәт драма театры, Санкт-Петербург театры һәм Мари милли драма театрының уртак эшен күрергә мөмкин булачак.  Бу хакта "Татар-информ"га Әлмәт театрының мәгълүмат үзәгендә хәбәр иттеләр.

"Шекспир. Сонетлар" спектакле бер үк вакытта Россиянең төрле төбәкләрендәге өч театр сәхнәсендә барачак. Шекспир сонетлары татар, рус һәм мари телләрендә яңгыраячак.

Режиссер күргәнчә—  шигырь юллары-графа Рэтленд һәм аның хатыны Елизаветаның уйлары һәм хисләре. Гашыйклар ролен Санкт-Петербург театры артистлары башкара, ә аларның уйларын милли театрлар артистлары сөйли.

Проектны оештыручылар катнашучылар белән видеоконференция режимында  сөйләштеләр. Онлайн әңгәмә булды, ул бераз соңрак подкаст формасында чыгачак. Әлмәт театры актерлары Ләйсән Заһидуллина һәм Илсур Хәертдинов милли театрда эшләү үзенчәлекләре, татар теле һәм Шекспир сонетларын татар теленә тәрҗемә итү турында сөйләделәр.

Проектның режиссеры Антон Оконешников вәгъдә иткәнчә, спектакль бер үк вакытта телевизион кичке программаның интервью жанрына да һәм психотерапевт сеансына да охшаячак.
 

 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса