Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәттә яңа төрдәге китапханә ачылды

Модернизация «Мәдәният» милли проекты кысаларында «Яңа буын китапханәсе», шулай ук «Татнефть» компаниясе ярдәме белән башкарылды.

Китапханәнең форматы һәм эш үзенчәлеге үзгәрде, һәм хәзер ул китап уку урыны гына түгел, ә ял итү урыны, анда  уеннар, интерактивлар һәм мастер-класслар узачак.


Заманча һәм уңайлы киңлектә электрон китапханәләр, 3Д принтерда иҗади остаханәләр, лазер гравирование станогы, кулинария студиясе, кофе кибете, начар ишетүче һәм начар күрүче балалар өчен эш урыннары, сәламәтлек мөмкинлеге чикләнгән коляскалы балалар да керә алсын өчен махсус җайланма бар.


"Нәкъ менә бүген - Әлмәт шәһәренең туган көнендә - китапханә ачуыбыз символик мәгънәгә ия. Бу дәүләт-шәхси партнерлыкның төп мисалы һәм бүләге. "Татнефть" компаниясе өчен мәдәниятне үстерү һәм аңа ярдәм итү иң өстенлекле юнәлешләрнең берсе. Шунысы кызык, бездә барлык категория гражданнар өчен дә ачык булган тагын бер җәлеп итү ноктасы барлыкка килде. Мин учреждение коллективына чын күңелдән рәхмәтле. Сез технология ярдәмендә зур эш башкарасыз. Сезгә көч, энергия һәм яңа идеяләр телим. "Татнефть" компаниясе һәрвакыт ярдәм итәргә әзер!"- кунакларны "Татнефть" хәйрия фонды директоры Ренат Мамин котлады.

 

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса