Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Кәбестә бәлеше

1-1,2 кг ачы камыр, 2 кг кәбестә, 200-250 г май, 6-7 йомырка, 1/2 стакан сөт.

Тыгыз башлы кәбестәне вак кына итеп, тагаракта чабалар. Аннары, тоз сибеп, кул белән уалар, иләктә суын саркыталар. Шуннан соң кәбестәне майлы табага салалар да, бераз тоз өстәп, өстен каплап сүрән утта йомшарганчы парландыралар. Суынгач, вак кына турап пешкән йомырка, күп итеп май һәм тоз салып, яхшылап болгаталар һәм бәлеш ясыйлар. Кәбестәне табадагы камырга тигезләп җәйгәч, кискәндә, ашаганда эче коелмасын өчен, өстенә 1-2 чи йомырка туглап салалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса