Карбыздан смузи ясыйбыз
Бу тәмле эчемлекне әзерләү өчен блендер гына кирәк булачак.
"Смузи" сүзе инглиз теленнән алынган һәм "йомшак һәм күңелгә ятышлы" дип тәрҗемә ителә. Аны төрле җиләк-җимештән ясап була. Иң тәмлесе - карбызлы смузи.
Карбыздан ясалган смузига банан, җир яки бакча җиләге, киви яки хәтта кавын кебек төрле җиләк-җимеш өстәргә була.
Карбыз кисәкләрен төшләреннән чистартырга, ә калган җимешләрне яхшылап юарга һәм бөтенесен кисәкләргә турарга кирәк.
Карбызлы смузи стаканын лимон яки зонт ярдәмендә бизәргә була. Анда трубочканы куйсагыз чын җәйге коктейль килеп чыгачак.
Смузи - сусауны да, ачлыкны да бетерергә сәләтле эчемлек. Һәм бу маҗаралы эчемлек ябыгырга да ярдәм итә. Карбыз эчемлегенең бер стаканында нибары 15 калория бар һәм бу күләм фигурага зыян китермәячәк.
Карбыздан ясалган смузи перекус өчен яхшы әйбер. Сүз уңаенда, аны хәтта төнгә каршы дә эчәргә була!
Карбыз һәм бананнан смузи
Банан эчемлеккә баллырак тәм өстәячәк, ул тагын да йомшаграк булачак. Матур нәфис-алсу төстәге смузи килеп чыгачак.
Ингредиентлар:
- 200 гр. карбыз йомшаклары;
- 250 гр. йомшак банан.
Карбыз һәм җиләктән смузи
Карбыз һәм җиләк төсе белән генә түгел, зәвыгы белән дә яраша. Җиләк бирә эчемлеккә искиткеч хуш исле аромат.
Ингредиентлар:
- 250 гр. карбыз йомшаклары;
- 370 гр. җир җиләге.
Карбыз һәм кавыннан смузи
Бөтенхалык фикеренчә, карбыз һәм кавынны бергә кушарга ярамый. Әмма, бу "дуэт" ачлык хисен дә бетерә һәм кызларга һәм хатын-кызларга фигураны сакларга булыша.
Ингредиентлар:
- 180 гр. карбыз йомшаклары;
- 200 гр. йомшак кавын.
Ашыгыз тәмле булсын!
Фото чыганагы: Pixabay
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа