Әлмәт үзәк район хастаханәсе махсус хәрби операция зонасына дүрт ашыгыч ярдәм машинасы җибәрде
Җәмгыять

Әлмәт үзәк район хастаханәсе махсус хәрби операция зонасына дүрт ашыгыч ярдәм машинасы җибәрде

Якын арада автомобильләр хәрби частьлар карамагына тапшырылачак.

Машиналар Баулыда шәһәр көнен бәйрәм иткәндә тапшырылды. Автомобильләр турыдан-туры Әлмәт үзәк район хастаханәсе хезмәткәрләре хезмәт итә торган өлешләргә җибәреләчәк.

Транспорт чаралары кыр шартларында ашыгыч ярдәм күрсәтү өчен кирәкле барлык әйберләр белән җиһазландырылган. Гуманитар конвой составына медикаментлар кергән. Логистиканы оештыру белән Баулы районы администрациясе шөгыльләнәчәк.

  • Тапшыру тантанасында Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты. Республика башлыгы медицина бергәлегенең хәрбиләргә ярдәм итүгә керткән өлешен югары бәяләде, баш табибка һәм Әлмәт үзәк район хастаханәсе коллективына табибларның стационарларда гына түгел, алгы сызыкта да күрсәткән реаль ярдәме өчен рәхмәт белдерде.