Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәтнең бер мәктәбенә бүген автобус бүләк иттеләр [+ФОТОЛАР]

Шәһәребезнең 1 нче мәктәбе бүген өр-яңа автобуслы булды. Әлеге истәлекле вакыйга уңаеннан белем йортына укытучылар, укучылар җыелды.

Быел 100 еллык юбилеен билгеләп узган 1 нче мәктәп әле һаман бүләкләр кабул итүен дәвам итә. Чираттагысы – юбилейлы бәйрәмдә «Татнефть» компаниясе генераль директоры Наил Маганов вәгъдә иткән автобус. Ул заманча җиһазландырылган, балаларны йөртү өчен барлык кагыйдәләр дә сакланган.

– 1 нче мәктәп – шәһәребезнең зур тарихлы, данлы белем йорты. Элек-электән үк ул көчле укытучылар коллективы, сыйфатлы белем бирүе белән аерылып торды. Бүген зур үрләр яулаган күп кенә танылган шәхесләр нәкъ шушы мәктәпне тәмамлаган. Шәһәр генә түгел, республика да әлеге белем йорты белән горурлана, ул күпләргә үрнәк булып тора. Биредә лаеклы буын әзерләү өчен шартлар да, мөгаллимнәр дә бар. Җитәкчелек «Татех» белән һәрвакыт тыгыз элемтәдә тора. Алар ярдәме белән мәктәп ел саен төзекләнә, матурлана, – диде «Татнефть» генераль директоры урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев һәм яңа автобус ачкычын тапшырды.

1 нче мәктәптә барлыгы 700 укучы белем ала. Олимпиадаларга, бәйге-ярышларга да еш йөриләр. Ә үз автобусың белән юлга чыгу чыгып китү ышанычлы да, уңайлы да. Мәктәп директоры Рәсимә Фәрдиева сүзләренә караганда, моңа кадәр аларның үз автобуслары булмаган. 22 урынга исәпләнгән транспортка коллектив зур өметләр баглый.

– «Татнефть» компаниясенә, шәхсән аның генераль директоры Наил Магановка без бик рәхмәтле. Юбилейлы елда нефтьчеләр ярдәме белән барлык территория төзекләндерелде, уку җиһазлары сатып алу өчен 1 млн сум күләмендә акчалата ярдәмгә дә ия булдык. Шеф оешмабыз булган «Татех»ның да ярдәмен тоеп яшибез. Алар безгә 1 млн 200 мең сумлык компьютер сыйныфы бүләк итте, спорт мәйданчыгы булдырды, спорт җиһазлары белән тәэмин итте, – дип шатлыклары белән уртаклашты Рәсимә Фәрдиева.

Тантаналы чараны укучылар башкаруындагы җыр-биюләр бизәде. Ахырдан балалар автобуска утырып, аны сынап та карады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса