Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Аферистлар йогынтысында Әлмәт гаиләсе кредит җыеп, автомобилен саткан

Гомуми зыян өч миллион сумнан артып киткән.

Әлмәттән бер гаилә мошенниклар тозагына эләккән. Беренче зыян күрүче 54 яшьлек ир-ат була. Күптән түгел ул пенсия фондында булган, шуңа күрә янәсе РПФ вәкиленнән телефон шалтыравы аны гаҗәпкә калдырмаган.

Шалтыратучы фонд белгеченә кабул итүгә язу өчен смс буенча алынган кодны әйтүләрен сорый. Соңыннан гаилә башлыгы белән элемтәгә  банкның ялган хезмәткәре  керә. Аның сүзләренчә, кемдер ир-атка зур суммага кредит рәсмиләштергән. Әлмәтленең ышануын  аңлап, җинаятьчеләр таныш схема буенча аны әле «банкның баш белгече», әле нинди дә булса мәгълүмат таратуны тыйган «ФСБ хезмәткәре» белән тоташтыраылар. Мошенниклар белән әңгәмә вакытында зыян күрүченең 19 яшьлек кызы янәшә була. Аны шулай ук дәүләт серен ачкан өчен җинаять җаваплылыгы турында кисәтәләр. Икенче көнне шәһәр кешесе банкка китә. Анда бер миллион сумлык кредит рәсмиләштерә. Аферистларга акчаны махсус кушымта аша күчерә. Ләкин бу гына җитәрлек булып чыкмый.

Соңыннан зыян күрүче кирәкле сумманы бөртекләп җыя. Башка банкларда 600 мең сумлык ике кредит рәсмиләштерә. Дусларыннан 1,2 миллион алып тора. Ә соңыннан «Лада Калина»ны 270 мең сумга сата.

Туймаган мошенникларга бу гына җитми. Шуннан соң зыян күрүченең 50 яшьлек хатыны һәм кызы гаилә башлыгына ярдәм итәргә карар кыла һәм үз өстенә займ рәсмиләштерә. Җинаятьчеләргә алар 363 мең сум күчергәннәр.

Чираттагы акча таләп итүләреннән соң шәһәр кешесе туганына шалтырата. Һәм тегесе гаиләнең бу хәленә күзен ача. Ир-ат полициягә мошенниклык турында гариза белән барган, дип хәбәр итә эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлеге матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса