Әлмәт аны ничек онытсын?
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәт аны ничек онытсын?

Күренекле шагыйрә Саҗидә Сөләйманованың тууына 100 ел тулу уңаеннан Әлмәттә тантаналы чаралар узды

Октябрь аен ел саен зур әзерлек белән каршылый Әлмәт.

Аны гадәттә иң беренчеләрдән булып, без студентлар белән бергә искә ала башлыйбыз. Сентябрь урталарында җыелып барып каберен зыярәт кылабыз. Туган көне якынлашкан көннәрдә шагыйрәбезне искә алу чаралары башлана. Китапханәләрдә язучылар, студентлар, укучылар, «Кызыл каурыйлар» әдәби берләшмәсе әгъзалары мәш киләбез.

 

Быел үзгәрәк, чөнки Саҗидә апага, әгәр, исән булса, 100 яшь тулган булыр иде. Бу күркәм чарага һәр елдагыча Казаннан, Чаллыдан, Лениногорск, Сарман һәм нефть төбәгенең башка районнарыннан бик күп язучылар, журналистлар, кунаклар килде.

 

Саҗидә апаның иҗатына тартылмаган, шигырьләрен укып, аның ни дәрәҗәдә тирән фикерле шагыйрә булганын белмәгән кеше юктыр. Ркаил Зәйдулла язучыны Ахматова белән тиңләгән кешеләргә шагыйрәнең: «...Ахматова түгел, мин бүтән!» дигән юлларын йөрәгеннән чыгарып, «Саҗидә апа – ул чын шагыйрь!» – дип өзеп әйтте.

 

Әлмәтнең «Әдәби ма-рафон-2026» кысаларында, әйдәман Гөлия Җамалиева шагыйрә истәлегенә «100 яшькә – 100 шигырь» дигән тема күтәреп чыккан иде. Бу уңайдан да катнашучылар күп булып, хәтта Уфадан килгән әдәбият сөюче дусларыбызны күреп сөендек. Аларга Асия ханым Маликова истәлек бүләкләре тапшырып, чараны уздыручы Әлмәт халкына олы рәхмәтләрен җиткерде.

Саҗидә Сөләйманова кичәсеннән фото

 

Саҗидә Сөләйманова иҗаты беркемне дә битараф калдырмый.

 

2006 елда «Татнефть» Хәйрия фонды Татарстан Язучылар берлеге тарафыннан әдәбият өлкәсендә зур уңышларга ирешкән язучыларга шагыйрә исемендәге әдәби премия, башлап язучы студентларга шул ук исемдәге стипендияләр бирү турында карар чыгарды. Күп кенә каләм тибрәтүче студент егет-кызлар бу стипендияне алып, иҗатта зур уңышларга ирештеләр. Шагыйрәләр – Луиза Янсуар, Лилия Гый-бадуллиналар шушы Әлмәт сәхнәсендә чирканчык алдылар. Алар шагыйрә истәлегенә, рухына дип үз шигырьләрен укыганда яңгыр да бер мизгелгә туктап торды.

 

Шагыйрәбез авыруы көчәйгән көннәрдә язган «Тормыш, исәнме!» шигыре символик шигырьгә әйләнмәдемени? Әлмәт дәүләт нефть институты кысаларында башланган «Тормыш, исәнме!» студентлар фестиваленә килгән язучылар күтәреп алды ич аны. Фестиваль бүген дә үз эшен дәвам итә. Географик киңлекләре елдан-ел арта баруы куанычлы хәл.

 

«Татнефть», аның җи-тәкчеләре моннан егерме еллар элек язучылар күтәреп чыккан вәзгыятьне аңладылар. Инде ничә ел премия, стипендия, китаплар нәшер ителү – болар барысы да зур йөрәкле, татар җанлы, аңлы һәм искиткеч игътибарлы җитәкчеләр көче белән тормышка аша. Һәм әле ул шулай дәвам итәчәк тә.

Саҗидә Сөләйманова  –  татар шигърияте алиһәсе ул! Шагыйрәнең 100 яше тулу көннәре Әлмәтнең, республиканың гына да түгел, бөтен татар дөньясының иҗат бәйрәме ул. Үзе исән чакта ук шигырьләре өч телгә, бүгенге көндә 17 телгә тәрҗемә ителгән шагыйрә өчен бу шулай булырга тиеш тә», – диде Марсель абый Галиев.

Саҗидә Сөләйманова һәйкәленә чәчәкәр кую

 

Иртәдән котып ягыннан искән салкын җилләр, шагыйрәбез Саҗидә апа һәйкәле янына халык җыелгач, әллә кая кереп посты.

 

Җил дә исми, яңгыр да тынды. Һәйкәл янында шигырьләр, чыгышлар сөйләнеп беткәч, чәчәкләр куелгач, әкрен генә җил дә чыгып, вак сибәләп яңгыр ява башлады. Аннары «Креатив процесслар фабрикасы» яшьләр үзәгендә (бу бинада Әлмәттәге беренче әдәби түгәрәк оеша) Сәҗидә Сөләйманованың «Гөлбадран» китабының презентациясе узды. Билгеле булганча, җыентык күптән түгел татар һәм рус телләрендә «Татнефть» акционерлык җәмгыятенең «Рухият» нәшрияты тырышлыгы белән дөнья күрде.

 

Тантаналы чараларда Әлмәт язучылар оешмасы җитәкчесе Равил Сабыр, каләмдәшләребез Илүсә Нәбиуллина, Миңзифа Әхмәтшина, Таһир Шәмсуаров, Лилия һәм Резеда Фәрхетдиновалар, Гүзәлия Галләмова, Зөлфия Сираи-Муллаяновалар катнашты һәм чыгыш ясады.

 

Шулай ук әдәби бәйрәмдә Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, Г. Тукай исемендәге премия лауреатлары Марсель Галиев, Зиннур Мансуров, Факил Сафин, Лилия Гыйбадуллина, Илфак Ибраһимов, С. Сөләйманова премиясе лауреатлары Луиза Янсуар, Фатих Котлы, Татарстан китап нәшрияты директоры Рөстәм Галиуллин, «Татнефть» Хәйрия фонды директоры Эльмира Газизова, «Рухият» программасы җитәкчесе Алинә Мостафина, Әлмәт башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары вазифаларын башкаручы Ирина Павловская, Башкортстаннан килгән язучылар, Әлмәт татар дәүләт драма театры артистлары, төбәкчеләр һәм башкалар катнашты. Миңзифа Әхмәтшина, язучы. Фотолар: Тимур Биктимеров