Әлмәт районында 67 мең тоннадан артык уңыш җыеп алынды
Авыл хуҗалыгы

Әлмәт районында 67 мең тоннадан артык уңыш җыеп алынды

Авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт куючылар октябрь аен йомгаклау чоры дип тә атыйлар.

Быел басуларда эш төгәлләнә

Чыннан да, бүгенге көндә район басуларында эшләр төгәлләнүгә таба бара. Җәйге чорда яңгырларның туктаусыз явып торуы өмет ителгән уңышка аяк чалырга тырышса да, аграрийлар һәрбер аяз көнне нәтиҗәле эшкә багышларга тырыштылар. Шул рәвешле бөртеклеләр быелгы сезонда 29545 гектар мәйдан җирдән җыеп алынып, 67057 тонна күләмендә суктырылды.

Хәзерге вакытта басуларда силос ясау өчен кукуруз уру һәм мал-туарга сенаж әзерләү бара. 19492 гектар мәйданны биләп торучы чиста пар җирләренең 6150 гектары эшкәртелгән, уҗым культураларын чәчү дә тәмамлана.

 

Шуны да ассызыклап узарга кирәк, быел авыл хуҗалыгы культуралары чәчүлекләре куркыныч агрометеорологик күренешләргә — чәчүлекләрнең кар астыннан бурсып чыгуына, кыраулар төшүгә, туфракның артык дымлануы йогынтысына дучар булды. Куркыныч агрометеорологик күренешләр комплексы тәэсире нәтиҗәсендә чәчүлекләренең бер өлеше һәлак тә булды.

Авыл хезмәтчәннәре быел зур уңңыш алды. Фото: нейрочелтәр

 

 Татарстанда, шул исәптән Әлмәт җирлегендә дә туфракның артык дымлануына бәйле рәвештә гадәттән тыш хәл режимы кертелде.

 

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасының гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү буенча идарә органнары һәм территориаль ярдәмче системасы көчләре өчен гадәттән тыш хәл режимын кертү турындагы күрсәтмәне имзалады.

 

Чыннан да быел, дөресен генә әйткәндә, матур гына башланып киткән җәй уңыш җыю чорында чын мәгънәсендә «холыксызланды». Бөртеклеләрнең уңдырышлылыгының күр-сәткече  район буенча уртача 22,7 центер гына булуы да шуны дәлилли.

 

Тотрыксыз һава торышы шартларында да бар тырыш-лыкларын куеп хезмәт итүче авыл хезмәтчәннәренә рәхмәттән башка сүз юк. Бар җитештергәннәрен узган атнада башланып киткән көзге ярминкәгә алып чыккан фермерларга, эшмәкәрләргә дә шәһәр халкы рәхмәтләрен укый.

 

Авыл хуҗалыгында эшләү-челәр 11 октябрьдә үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп узачаклар. Әлмәтлеләр Казанда узачак тантаналы чарага барырга да әзерләнәләр. Табыннарыбыз муллыгы, тормышыбыз иминлеге өчен армый-талмый хезмәт куючыларга нык-лы сәламәтлек, имин тормыш теләп калабыз.