Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан авыл җирлекләрендә ветераннар белән очрашулар, бәйрәм чаралары оештырылган. Бу турыда безгә авыллардан бик күп хәбәрләр килеп иреште.
Кичүчат
Кичүчат авылында өлкән буын кешеләре өчен мәҗлес җыйганнар. Корбан итеннән пешкән ашка тәкбир әйтеп оештырылган гыйлем ашы бик матур узган. Ашта волонтер хатын-кызларны хөрмәтләгәннәр. Аларның тырышлыгы белән егетләргә посылкалар да әзерләнә, гыйлем дә бирелә, мәҗлесләр дә уза. Шуңа күрә кичүчатлылар бердәм булып, бер-берләренә ярдәм итеп яшиләр.
– Бердәмлектә – көч диләр. Бу чыннан да шулай. Махсус хәрби операциягә акчаны да бергәләшеп авыл белән җыябыз. Читтә яшәүчеләр читләшмәгез, кушылыгыз, – ди кичүчатлылар.
Бишмунча авыл җир-легендә олы буын кешеләре өчен оештырылган чаралар турында Лилия Купаева тәфсилләп язып җибәргән.
– Үзем пенсиядә булмасам да, авылыбызның беренчел ветераннар оешмасы җитәкчесе вазифасын башкарам. Инде ел ярым вакыт үткән. Өлкәннәр белән, алар өчен үткәрелә торган чараларның уртасында кайнарга туры килә. Авыл советы, беренчел ветераннар оешмасы, «Чулпан» оешмасы инициативасы белән сугыш чоры балаларын, мәктәптә, балалар бакчасында, клубта, ФАП та, колхозда эшләп чыккан өлкәннәрне, кыю йөрәкле егетләребезнең өлкән яшьтәге әниләрен, волонтер апаларыбызны депутатларыбыз, район ветераннар советы булышлыгы белән әзерләнгән табын артында хөрмәтләдек.
.jpg)
Бәйрәмне оештыруда актив катнашкан һәркемгә, бигрәк тә авыл җирлеге башлыгы Мөбаракшин Морат Туйчы улына, аның гаиләсенә, табынны әзерләшкән Хаҗиев Робертка, Гөлнариягә, Саттарова Эльмирага, Раджабова Гөлиягә, Хәсәнова Айгөлгә, Мөслимә апага, залны бәйрәмчә бизәп ямь керткән, музыка өлешен тәэмин иткән Габдрахманова Элизага, җыештыручы кызларга, Илгиз дуска матур котлаулары өчен мәктәп һәм балалар бакчасы коллективларына олы рәхмәтләремне җиткерәм. Берүк исән-сау булыгыз өлкәннәребез,алдагы бәйрәмнәрдә дә шулай матур итеп җыелып очрашырга насыйп булсын, һәркемгә дә пенсиягә чыгып, аның рәхәтен тоеп, тыныч имин тормышта яшәргә язсын, – дип матур теләкләрен дә юллаган Лилия ханым.
Габдрахман
Габдрахман авылының музеенда өлкәннәр өчен эчтәлекле чара уздырганнар. Бу турыда музей җитәкчесе Эльмира Исмәгыйлева язып җибәргән.
– Музеебызда бигрәк тә җанлы һәм күңелле узды бәйрәм чарасы. Өлкәннәр көне уңаеннан безгә кадерле кунакларыбыз — өлкән буын апаларыбыз килде. Күңелле очрашуыбызны «Агач кашыксыз булмый» дип аталган мастер-класс белән башлап җибәрдек. Чөнки агач кашык — ул безнең тарихыбыз, халкыбызның яшәү рәвеше.
Борынгыдан ук бабаларыбыз аш-суны агач кашык белән ашаганнар, үзләре дә оста куллы кешеләр булганнар. Бу мастер-класс аша без шул җылылыкны, ата-бабаларыбызның осталыгын бүгенге көнгә китерергә телибез.
Бергәләп иҗат итү, яңаны өйрәнү һәркемгә зур шатлык өстәде. Эш барышында күпме кызыклы хатирәләр яңарды, күпме көлештек! Чәй табыны артында узган җылы әңгәмәләр исә күңелләргә аерым бер нур өстәде. Авылыбызның хөрмәтле, талантлы һәм зыялы шәхесләре – Гузәлия Галләмова, Рузалия Гал-ләмова, Гамилә Матаһирова, Рәмзия Фәйзуллина, Рәмзия Гайнанова үзләренең истәлекләре белән уртаклаштылар, хати-рәләрен яңарттылар. Кадерле апаларыбыз, безгә килгәнегез, нурлы йөзләрегез белән музеебызны бизәгәнегез өчен зур рәхмәт сезгә! Сезгә ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы, күңел күтәренкелеге телибез. Балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген күреп, кадер-хөрмәттә, тигезлектә озын-озак гомер кичерергә язсын, – дип тәмамлаган язмасын Эльмира Исмәгыйлева. Амин, шулай булсын. Әлеге матур теләкләргә без дә кушылабыз.