Бу көннәрдә Өлкәннәр көне уңаеннан музейларда бәйрәм тантанасы хөкем сөрә.
Очрашу
1 октябрь көнне Х. Әхмәтшин исемендәге Елховой авылы тарихы музеенда да өлкән буын вәкилләренә багышланган истәлекле очрашу оештырганнар.
Музей капкасыннан ук кунак-ларны үткәннәрнең җылысын саклаучы кадерле ядкәрләр — кайчандыр аларның әниләре һәм әбиләре үз куллары белән тукыган сөлгеләр каршы алган.
- Бу гади генә тоелган, әмма күңелгә бик якын әйберләр аларны балачак елларына алып кайткандай булды, туган йорт-ны, гаилә учагының җылысын, милли гореф-гадәтләрне искә төшерде. Бүген инде алар үзләре дә әби-бабайлар. Әмма еллар узса да, балачак хатирәләре күңелләрендә яши. Кеше йөрәгендә туган йортның җылысы, әти-әни назы һәм яшьлек елларының онытылмас мизгелләре мәңге саклана, - дип ассызыклады музей мөдире Мәдинә Газизова.
Экскурсия барышында кунаклар музей заллары белән танышканнар, туган як тарихының төрле чорларына кабат күз салганнар. Гражданнар сугышы елларына, колхозлар оешу тарихына, Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашларының язмышларына аерым игътибар бирелгән.
– Очрашуда махсус хәрби операция барышында һәлак булган яшь авылдашларыбызга багышланган материаллар белән дә таныштылар. Улларын югалткан әниләр аларның тормыш юллары, батырлыгы һәм соңгы очрашулары турындагы хатирәләре белән уртаклаштылар. Бу истәлекләр очрашуда катнашучыларны тирән дулкынландырды, – дип искә алды Мәдинә Мисбах кызы.

Хәлулла Әхмәтшин кем ул
Аеруча тәэсирле миз-гелләрнең берсе — музейга нигез салучы, Бөек Ватан сугышы ветераны Хәлиулла Әхмәтшинга багышланган зал белән танышу булган. Аның тормыш юлы, күпьеллык хезмәте һәм туган авылы тарихын саклап калуга керткән зур өлеше бүген дә һәркемдә тирән хөрмәт уята.
Очрашу барышында сугыш чоры балалары үз хатирәләре белән уртаклашканнар. Аларның балачагы авыр сугыш елларына туры килгән: колхозда эшләгәннәр, күп кенә авырлыклар һәм югалтулар кичергәннәр.
– Аларның язмышлары — авылыбызның тере тарихы, сабырлык, хезмәт сөючәнлек һәм рухи ныклык үрнәге.Очрашуда катнашкан һәркемгә ихлас күңелдән рәхмәтебезне белдерәбез. Сезнең хатирәләрегез, тормыш тәҗрибәгез һәм үткәннәргә карата сакчыл мөнәсәбәтегез — киләчәк буыннар өчен бәяләп бетергесез хәзинә, – дип белдерде чараны оештыручылар.
Чыннан да, мондый очрашулар буыннарны берләштерә. Алар аша тарих китап битләрендә һәм музей экспонатларында гына калмый — ул кешеләрнең сөйләгән сүзләрендә, гаилә хатирәләрендә һәм авылдашларыбызның язмышларында яңадан җанлана. Үткәннәрне хәтерләгәндә һәм бу истәлекләрне балаларыбызга, оныкларыбызга тапшырганда буыннар арасындагы җеп өзелми.
Резеда Исмәгыйлева әзерләде