Әлмәтнең Бигәш урамында 7 октябрьдә светофорларны алыштыру башлана
Җәмгыять

Әлмәтнең Бигәш урамында 7 октябрьдә светофорларны алыштыру башлана

Маршрутыгызны алдан планлаштыруны сорыйлар.

Әлмәттә 7-15 октябрь көннәрендә Бигәш урамында светофор объектларын алыштырачаклар. Светофорларны 123 нче йорт янында һәм мәйданга юл чатында алыштырачаклар.

  • Эш вакытында өзеклекләр булу ихтималы аркасында машина йөртүчеләрне һәм җәяүлеләрне бик игътибарлы булырга чакыралар. Маршрутны алдан планлаштырыгыз, тизлек режимын һәм юл билгеләре таләпләрен үтәгез.